Татарстан Президенты: Без халык арасында авыл хуҗалыгы ярминкәләренә ихтыяҗ барлыгын күрәбез

17.09.2022

10 сентябрьдән республика шәһәрләрендә гадәттәгечә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәрләр һәм районнар җитәкчелегенә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен югары дәрәҗәдә үткәрү өчен барлык шартларны булдырырга кушты.

Казанда авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә – 14 махсус мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольскта – 2 мәйданчыкта, Түбән Камада – 3 мәйданчыкта оештырылган. Шулай ук ярминкәләр 14 муниципаль районда үткәрелә. Беренче ярминкә көнендә Татарстанда 78 млн. сумлык продукция сатылган.

"Без ярминкәләргә ихтыяҗ барлыгын күрәбез. Алар атна саен 24 декабрьгә кадәр барачак. Ярминкәләр оештыручы районнарга, шулай ук шәһәр һәм район үзәкләре җитәкчеләренә – продукция белән килгән авыл халкына игътибарлы булырга кирәк. Моның өчен матди чыгымнар да кирәк. Без бу эшне хуплыйбыз. Кешеләр ярминкәләргә күнеккән инде. Продукциянең сыйфаты, бәяләрне игътибар белән күзәтергә кирәк. Шәһәрләр үз чиратында ярминкәләр оештыру өчен кирәкле шартлар тудырырга тиеш", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Ул ярминкәләрне оештыру һәм үткәрүне контрольдә тоту ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына йөкләнгәнлеген искәртте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.