Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсе барышында урман тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Сентябрьнең өченче якшәмбесе – Урманчы көне. Бүген Казанда зур чаралар оештырылачак. Бу бик мөһим тармак дип саныйм. Өстәвенә, янгын куркынычы чорын исәпкә алып, урманчылар алдына җитди бурычлар куелды. Безнең коллегаларыбыз үз вазыйфаларын лаеклы үти», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты Татарстан урманчыларының урман комплексын саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте: «Урман хуҗалыгының барлык хезмәткәрләренә уртак эш өчен рәхмәт белдерәм».