Татарстан Президенты «АгроНТИ-2022» бөтенроссия конкурсында катнашучылар белән очрашты

16.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «АгроНТИ-2022» бөтенроссия конкурсында катнашучылар белән очрашты.

«АгроНТИ-2022» конкурсының финал этабы 16-17 сентябрьдә Казан дәүләт аграр университетында уза. Цифрлы авыл хуҗалыгының иң перспектив юнәлешләре буенча авыл балалары өчен укыту программасы һәм конкурс булдыру инициативасын инновацияләргә ярдәм итү фонды, аграр университетлар һәм ил буенча академияләр хуплады. Максат – балаларны җирдә эшләү перспективалары белән таныштыру, һөнәри юнәлеш бирү, яңа технологияләргә өйрәтү.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «АгроНТИ» конкурсы агросәнәгать комплексын инновацион үстерү өчен квалификацияле кадрлар әзерләүгә ярдәм итә. «Федераль дәрәҗәдә таратылган проект бүген Казанда уза. Бүген безнең мәктәп эскәмиясеннән белгечләр әзерли алуыбыз бик мөһим. Сез – безнең киләчәгебез. Сезгә чын күңелдән уңышлар телибез", - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты конкурсантларга.

«Бәйгенең масштабы арта бара һәм бу сөендерә. Бездә яңа номинацияләр күп. Агроиндустриядә аның үсешенә ярдәм итүче яңа юнәлешләр барлыкка килә. Аның киләчәге монда», - диде Инновацияләргә ярдәм фонды советы рәисе Иван Бортник.

«АгроНТИ-2022» бөтенроссия конкурсы авыл мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Укучылар цифрлы авыл хуҗалыгына бәйле алдынгы технологияләр өлкәсендә белемнәрен һәм практик күнекмәләрен күрсәтәләр, мәсәлән, төгәл игенчелек, роботизация, космик төшерү, метеорология һәм биотехнологияләр. Ярышларның финал этабында Татарстан, Башкортстан, Ставрополь крае, Саратов, Самара һәм Пермь өлкәләреннән 200дән артык укучы катнаша.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.