Рөстәм Миңнеханов: Коронавирустан республиканың 475 мең кешесе ревакцинация узган

17.09.2022

Татарстанда 16 сентябрьгә коронавирустан 2 млн. 734 мең кеше прививка ясаткан. Ревакцинацияне 475 мең кеше узган. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Узган атнада Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 1,6 тапкырга арткан. Тәүлек эчендә 1000гә якын яңа очрак. «Авырулар катлаулыкларсыз уза. Ләкин ковид ковид инде ул. Кем авырган – ул белә. Коллегаларым игътибарын җәлеп итәм – вакцинация һәм ревакцинация буенча эшне дәвам итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул барлык санитар таләпләрне катгый үтәү кирәклеген искәртте. «Барыннан да элек, бу – дезинфекция, биналарны җилләтү, термометрия, социаль дистанцияне саклау, коллективларда битлек режимы. Эштә була алмаган һәркем – бу инде зур проблема. Ковид беркайда да китмәде. Үзеңне сакларга кирәк», - дип ассызыклады Татарстан Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.