Марат Айзатуллин: Татарстанда социаль өлкә һәм торак фонды объектларына җылылык бирергә керештеләр

17.09.2022

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм инженер инфраструктурасын модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук җылы бирү сезонына әзерлек турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Мәгариф объектлары буенча быелгы 119 мәктәп һәм интернат мәктәптән 5 учреждение эшләнә әле. Гомумән алганда, төзү-монтаж эшләре 98%ка үтәлгән. Балалар бакчаларына килгәндә, биредә ремонт эшләре 4 учреждениедә тәмамланмаган – Казанда өчесендә һәм Питрәч районында берсендә. Быел барлыгы 22 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ремонтлана. Программа буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 95% тәшкил итә.

6 ресурс үзәгенең берсендә генә эшләр тәмамланып килә, бу – Чистай Авыл хуҗалыгы техникумы. Объектның бүгенгә әзерлеге – 99%.

Белем бирү учреждениеләренең 4 тулай торагындагы 2 бинасы эшләнә әле. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 95% тәшкил итә. Бу атнада Сарман районында Аграр көллият тулай торагы тапшырылган.

Медицина учреждениеләрен ремонтлау өч программа кысаларында гамәлгә ашырыла. Беренчел звено объектларында эшләр 97%ка үтәлгән. Подрядчыларга 20 объектның 4сендә эшләрне тәмамлыйсы калган. Бу атнада Теләче һәм Алексеевск районнары сырхауханәләрендә эшләр тәмамланган.

Быел медицина стационарларын ремонтлау программасына 24 объект кертелгән. Хәзерге датага 16сы әзер. Бу атнада подрядчылар ике объектны – Зеленодорльск һәм Буа шәһәрләрендә тапшыру турында хисап тотканнар. Программа чараларының гомуми үтәлеше 91% дип бәяләнә.

17 мәдәният объектына капиталь ремонт 2 федераль һәм 2 республика программасы кысаларында бара. Мәдәни объектларны ремонтлау 94%ка үтәлгән. 7 объектта эшләр бара. Өч учреждение әзер, шул исәптән бу атнада Лаеш районындагы мәдәният йорты тапшырылган.

Тармак мәгариф учреждениеләрен ремонтлау эшләрен башкару 96%ка ирешкән. 6 объектның 1се эшләнә әле. Бу атнада Минзәлә шәһәрендә балалар сәнгать мәктәбе һәм Түбән Кама шәһәрендәге музыка көллияте тапшырылган.

Экология һәм табигый байлыкларны саклау өлкәсендә 2 программа чарасы тормышка ашырыла. 31 объектта эшләр каралган. Тулаем алганда үтәлеше 90% тәшкил итә. 20 әзер объектның 6сы бу атнада тәмамланган. Бу: Чирмешән, Яңа Чишмә, Азнакай һәм Мамадыш районнарында гидротехник тоташулар.

Яшьләр сәясәте линияләре буенча капиталь ремонт буенча 4 республика программасын гамәлгә ашыру бара. Шулардан 6 объектның яшьләр үзәкләрен ремонтлау программасы буенча эшләр 3сендә дәвам итә. Планлаштырылган күләмнең 92%ы үтәлгән. Балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасы 81%ка гамәлгә ашырылган. Алексеевск районында яшүсмерләр клубы әзерлеге 95% тәшкил итә. Ниһаять, 15психологик-педагогик ярдәм үзәген программа буенча ремонтлау 94% тәшкил итә. Узган 2 атнада Әлмәттә тапшырылган үзәкне дә кертеп, 5 объект тулысынча әзер.

Спорт линияләре буенча ведомство карамагындагы 23 учреждениедән 7се эштә кала. Алар буенча эшләр үтәлеше 96% тәшкил итә. Узган 2 атна эчендә подрядчылар берьюлы 5 спорт объектын тапшырганнар: Буа, Казан, Әлмәт, Лаеш һәм Зеленодорльск шәһәрләрендә. Шулай итеп, тапшырылган объектларның гомуми саны 16га җиткән.

Социаль яклау министрлыгы линияләре буенча социаль хезмәт күрсәтү стационар оешмаларының 29 бинасыннан Саба районында бер объектта эшләр бара әле. Бу атнада Зеленодольскның «Доверие» тернәкләндерү үзәгендә ремонт эшләре төгәлләнгән. Программаның пландагы эш күләме 66%ка үтәлгән.

Бер объект җәмәгать судьялары биналарын ремонтлау кысаларында кала, анда эшләр 42%ка башкарылган. Бу атнада Азнакай районындагы объект тәмамланган.

Бу атнада подрядчылар Ютазы районында архив тапшырганнар, шулай итеп муниципаль архивларны капиталь ремонтлау программасы тәмам.

«Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү» программасы буенча төзү-монтаж эшләре 85%ка үтәлгән. Ун район: Әгерҗе, Бөгелмә, Мамадыш, Кама Тамагы, Саба, Лаеш, Азнакай, Тукай, Зәй, Мөслим районнары бу атнада тапшыру турында хисап тотканнар.

Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ тапшыру челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү программасының 18 объектыннан 4 объект эштә кала. Эшләрнең гомуми күләме 70%ка үтәлгән.

Бакчачылык ширкәтләрендә су белән тәэмин итү буенча эшләр 85% дип бәяләнә. Баулы, Бөгелмә, Сарман һәм Ютазы муниципаль районнары бу атнада эшләрен тәмамлаулары турында хисап тотканнар.

Каты көнкүреш калдыклары мәйданын урнаштыру буенча планлаштырылган чаралар 85%ка тәмамланган. 5 муниципаль берәмлектә эшләр дәвам итә.

15 инженерлык челтәре объектының 6сы эштә кала. Бу атнада Кукмара муниципаль районында эшләр тәмамланган. Эшләрне башкару 72% тәшкил итә.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау кысаларында эшләр тәмамланып килә. Төзү-монтаж эшләре – 94%ка, сезонлы эшләр 96%ка башкарылган. 210 күп фатирлы йорт тәмамланып килә, 400 торак объект тулысынча файдалануга тапшырылган.

Министр 2022-2023 еллар җылылык бирү чорына әзерлек турында аерым сөйләде. Барлыгы 3 мең 114 котельныйның 3 мең 103е әзерләнгән – бу 99,7% тәшкил итә.

Мәгариф объектлары буенча 3 мең 285 объект әзерләнгән, бу 99,9% тәшкил итә.

1 мең 922 мәдәният объектының 1 мең 917 учреждениесе әзерләнгән – 99,7%. Шул ук вакытта 3 муниципаль берәмлектә эшләр тәмамланмаган.

Спорт объектларының әзерлеге 99,2% дип бәяләнә. 248 учреждениенең 2се Казанда һәм Чаллыда кала.

Шулай ук 106 объектның 2се (98,1%) яшьләр сәясәте өлкәсендә – икесе дә Казанда кала.

1 мең 992 сәламәтлек саклау объекты һәм 170 социаль яклау объекты тулысынча әзер.

Торак фондта идарәче компанияләр тарафыннан җылылык энергиясен кулланучылар өчен 17 мең 665 йортның 17 мең 475енә әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән, бу 98,9% тәшкил итә.

Татарстанда социаль өлкә һәм торак фонды объектларына җылылык җибәрелә башлаган. Беренче итеп Чирмешән районында 8 сентябрьдән башлап җибәргәннәр.

Бүгенге көндә 28 муниципаль берәмлектә җылылык бирү чоры башлану турында карар кабул ителгән. 884 котельный эшләтеп җибәрелгән, бу 28,4% тәшкил итә. 2 мең 817 күп фатирлы йорт (16% торак фонды), 518 мәктәп (33,3%), 833 балалар бакчасы (48,3%), 1 мең 73 сәламәтлек саклау объекты (53,2 %), 252 мәдәният объекты ( 13,1%), 50 спорт һәм яшьләр объекты (14,1%), 46 социаль яклау объекты (27,1%) җылытыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.