Яңалыклар

03.07.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердловск өлкәсе Губернаторы Евгений Куйвашев XV өлкә Сабантуй бәйрәмендә катнаштылар.

03.07.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургка эш сәфәренә килде.

Сәфәре барышында ул Свердловск өлкәсе Губернаторы Евгений Куйвашев белән очрашты.

02.07.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов XII бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты. Быел бәйрәм Мордовия Республикасының Аксеново авылында узды.

Мордовиягә Сабантуйда катнашу өчен Россиянең 24 субъектыннан: Ульяновск, Оренбург, Пенза, Әстерхан, Самара, Түбән Новгород, Новосибирск, Чиләбе, Төмән, Ростов өлкәләреннән, Башкортстан, Чуашия, Марий Эл, Удмуртия, Бурятиядән, Пермь краеннан һәм башка төбәкләрдән рәсми делегацияләр килде. Иң күп делегация Татарстан Республикасыннан иде.

02.07.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мордовия Республикасына эш сәфәренә килде. Монда Аксеново авылында XII Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак.

Визит кысаларында Татарстан Президенты Мордовия Башлыгы Артем Здунов белән очрашты.

01.07.2022

Быел Татарстанда кимерүчеләр һәм талпаннар саны шактый арткан – апрель аенда аларның саны 1,5 тапкырга арткан. Шул ук вакытта кимерүчеләрнең 25%ы – «тычкан бизгәге» һәм туляремия белән, ә 20%ы талпан энцефалиты вирусы һәм боррелия белән зарарланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасы буенча Баш санитар дәүләт табибы Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

01.07.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлек азыгы әзерләү һәм урып-җыю кампаниясенә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

01.07.2022

Татарстанда торак төзелеше еллык планының 69%ы үтәлгән. 1 млн. 913 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

01.07.2022

Татарстан югары уку йортлары базасында алдынгы инженер мәктәпләре ачу куелган максатларга ирешү өчен зур эш таләп итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

01.07.2022

Авыл хуҗалыгы формированиеләрен һәм шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итү өлешендә эшне көчәйтергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

01.07.2022

Бу көннәрдә Иннополиста 600 артык югары мәктәп вәкиле һәм 70 югары технологияле компания җитәкчеләре, ясалма интеллект, цифрлы университетларны үстерү, югары уку йортларын коммерцияләштерү һәм башка актуаль темалар буенча фикер алышу өчен, DID Summer Camp мәгарифендә цифрлы трансформация турында форумга җыелды. Бүген форумның рәсми ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.

Битләр: << 431 432 ( 433 ) 434 435 436 437 438 439 440 >>