Марат Хөснуллин Казанда «Көнбатыш – Көнчыгыш» халыкара транспорт коридорын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

14.10.2022

Бүген Казанда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин берничә эшлекле киңәшмә үткәрде.

Шуны да искәртик: бүген Россия Хөкүмәте вице-премьеры «Юл-2022» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе белән танышты («Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында уза), Татарстан Республикасында автомобиль юлларында хәрәкәтне эксплуатациягә кертү/ачу тантанасында, Владимир һәм Самара өлкәләрендә – эксплуатациягә кертү/ачу тантанасында видеоконференцэлемтә режимында катнашты.

Төштән соң «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин рәислегендә илнең автоюл челтәрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аерым алганда, киңәшмә «Көнбатыш – Көнчыгыш» халыкара транспорт коридорын үстерүгә багышланган иде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.