Рөстәм Миңнеханов Бурятия Башлыгы Алексей Цыденов белән очрашты

14.10.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасы Башлыгы Алексей Цыденов белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Юл-2022» форумы кырларында узды.

Яклар төбәкләр арасында хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары, товарлар һәм хезмәтләр белән үзара тәэмин итү күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру, гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алыштылар.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Алексей Цыденовка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

Бурятия белән хезмәттәшлекне Татарстанның Казан вертолетлар заводы, КАМАЗ, Татхимфармпрепаратлар, Б.И. Тихомиров ис. Казан Гипронииавиапром кебек предприятиеләре, БЕТАР, КМПО, Казаноргсинтез, Нәфис Косметикс һәм башкалар башкара. Татарстан югары уку йортларында Бурятиядән 40тан артык студент белем ала.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.