Яңалыклар

28.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Кызыл Хачы» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Павел Савчук белән очрашты.

27.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Haier вәкиллеге башлыгы, Россиядә Haier бизнесларын үстерү буенча директоры Людмила Романова белән очрашты.

27.06.2022

Республикада күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 37%ка үтәлгән. Бүгенге көндә 68 торак объектта эшләр тәмамланыпк илә. 29 күп фатирлы йортта 69 лифт алмаштырылган. 31 йорт тулысынча әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәри

27.06.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында традицион киңәшмә уздырды. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

26.06.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кемерово өлкәсе – Кузбасс Губернаторы Сергей Цивилев Новокузнецк шәһәрендә икенче Халыкара шахтерлар Сабантуеның мәртәбәле кунаклары булдылар.

Бүген Кемерово өлкәсендә 40 меңнән артык татар яши. Кузбасс татарлары арасында шахтерлар Социалистик Хезмәт Геройлары Шәех Зәйнетдинов, Гыйльметдин Идрисов, Советлар Союзы Герое Хәмзә Мөхәммәдиев, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Гакый Фазалов, Россиянең Атказанган табибы, Кемерово өлкәсенең Мактаулы гражданы Илгиз Галиев һ.б. лар танылган.

26.06.2022

Новокузнецк шәһәре Администрациясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсе – Кузбасс Губернаторы Сергей Цивилев белән очрашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Сергей Цивилевка икенче Халыкара шахтерлар Сабантуен оештырганы һәм Кузбассның татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

25.06.2022

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәренә эш сәфәренә килде. Халыкара аэропортта Рөстәм Миңнехановны Кемерово өлкәсе – Кузбасс губернаторы Сергей Цивилев каршы алды.

25.06.2022

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күренекле дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Фатыйх Сибәгатуллин белән хушлашу мәрәсимендә катнаштылар.

25.06.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасына эш сәфәре кысаларында Ысыах милли якут  бәйрәмендә булды. Чара быел Якутия АССР төзелүнең 100 еллыгы химаясендә уза.

24.06.2022

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда эш сәфәрендә. Визиты кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы КФУның Чаллы институтында булды, анда алдынгы инженер мәктәбен – машина төзелеше тармагы өчен инженер кадрлар әзерләү буенча федераль проектны тәкъдир иттеләр.

Шулай ук тантанада «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты.

Битләр: << 431 432 433 434 ( 435 ) 436 437 438 439 440 >>