Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә төзелеш объектларын карады. Яңа төзелешнең барлык проектлары да тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында каралды, аларны кабат карау турында карар кабул ителде.
Ферма-2 урамында комиссия территорияне төзү планы белән танышты. Шәһәрне үстерү институты архитекторлары Рөстәм Миңнехановка тарихи объектлар һәм яшел үсентеләрне тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.
Аннан соң Волков ур., 12 адресы буенча урнашкан торак йорт төзелешенә юнәлделәр. Төзүче компания вәкиле аңлатмалар биреп барды. Объект кабат карала, бинаның рельеф буенча катлары азайтыла. Проект хупланды. Рөстәм Миңнеханов шәһәр структураларына төзелеш урынына якын территорияне тәртипкә китерергә тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрнең тарихи үзәгендә кунаклар һәм туристлар күп, территорияне төзекләндерү, шулай ук торак йортларның, шул исәптән агачларның тышкы кыяфәте билгеле бер стандартларга туры килергә тиеш.
Аннары Татарстан Президенты Һади Атласи урамындагы торак йорт төзелеше проекты белән танышты. Биредә 10 фатирга исәпләнгән торак йорт төзеләчәк, элек объект комиссиядә каралган иде, бүген кабаттан – катларын киметелгән рәвештә каралды. Объект төзелеше расланды.
Бутлеров ур., 22 адресы буенча урнашкан күп фатирлы торак йорт шулай ук хупланды. Катлыр дүртәү. Биредә үк төзүелештә кулланырга планлаштырган бизәкләү материаллары да тәкъдим ителде.
Шуннан соңгы объект Жуковский ур., 18а адресы буенча урнашкан. Әмма күрсәтелгән йорт астындагы җир участогы рәсмиләштерелмәгән, кадастр исәбендә тормый. 2018 елның маенда өйдә янгын чыккан булган. Хәзерге вакытта участокны алга таба куллану өчен берничә тәкъдим бар.
Рөстәм Миңнеханов Казан мэриясенә, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына (чөнки ул «XIX гасырның икенче яртысы торак йорты», шәһәр төзелешендәге кыйммәтле объект).
Межлаук, 26 урамында Рөстәм Миңнехановка кунакханә һәм җәмәгать туклануы объектлары булган сәүдә үзәге өчен бина төзү проекты тәкъдим ителде. Проект элегрәк комиссиядә каралган иде, катларын киметү (4-3 кат) күрсәтелгән иде. Бүген проект расланды. Проектның архитекторы урамнар буенча чишелешне тәкъдим итте, файдаланылачак төзелеш материаллары турында сөйләде.
Шулай ук Сара Садыйкова урамындагы ике торак йорт – 10 нчы шәхси торак йорт һәм 25 нче торак комплекс төзү проектлары хупланды (алар кабат каралды, объектларның катлары азайтылды). Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, сыйфатлы төзелеш материаллары кулланылырга тиеш, чөнки бу микрорайон алга таба үсеш өчен яхшы перспективаларга ия.
Сәфәр ахырында Рөстәм Миңнеханов Каюм Насыйри урамында булды. Мансур хәзрәт Җәләлетдин урамны үстерү проекты турында сөйләде – бу урында элек ике катлы табышлы йорт булган, ләкин юкка чыккын, аны торгызу күздә тотыла. Проект хупланмады, чөнки объект Казан шәһәренең төзелешенә туры килми.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Мәрҗани мәчетен карады. Бу мәдәни мирас объектында соңгы реставрация 2005 нче елда булган.
Рөстәм Миңнеханов реставрация эшләре өчен документлар әзерләргә, федераль әһәмияттәге әлеге мәдәни мирас объектының фасадын һәм түбәсен тәртипкә китерергә кушты. Реставрация эшләрен берничә этапта башкару күздә тотыла.