Рөстәм Миңнеханов: Республикада хәрби хезмәткәрләрнең һәм мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм мәсьәләләренә гаять зур игътибар бирелә

15.10.2022

Татарстан Республикасында мобилизацияләнгән гражданнарының балигъ булмаган балаларына бер тапкыр 20 мең сум күләмендә бирелә торган түләү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына кул куелды (11.10.2022 ел, №1094 карары). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

"Махсус хәрби операция шартларында безнең батыр сугышчыларыбыз илебез тынычлыгын, иреген һәм киләчәген яклый. Ватанны саклаучыларга ярдәм итү буенча даими эш оештырылган. "Ярдәм янәшә" фонды кысаларында барлык теләүчеләр дә хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә ала, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Моннан тыш, Татарстан Республикасының мобилизацияләнгән гражданнарының балигъ булмаган балаларына бер мәртәбә 20 мең сум түләү турында ТР Министрлар Кабинеты карарына кул куелды".

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ДОСААФ базасында кирәкле җиһазлар сатып алу һәм аны МХО кысаларында сугышчан бурычларны үти торган бүлекчәләргә китерү эше оештырылуын искәртте.

"Күпләрнең хәзер ярдәм итү теләге бар – кешеләргә бу мәгълүматны җиткерергә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, акча җыю өчен рәсми фондлар ачык һәм акчаларның нәрсәгә тотылуы һәм кемгә ярдәм күрсәтелүе турында хисап тапшырылачак. Мисал итеп ул ДОСААФны китерде.

"ДОСААФ базасында без якташларыбыз өчен бик күп файдалы эшләр башкардык", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов, республикада хәрби хезмәткәрләрнең һәм мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләренә дә гаять зур игътибар бирелә, дип искәртте. "Бу аеруча без югалткан хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә кагыла. Бу гаиләләр безнең контрольдә булырга тиеш", - диде ул.

"Мин, иң беренче чиратта, урындагы хезмәттәшләремә мөрәҗәгать итәм – чөнки төп эш урыннарда, муниципалитетларда бара. Кемгә һәм нәрсәгә булышырга – бу хакта сездән яхшырак беркем дә белми һәм сездән башка бу мәсьәләне хәл итеп булмый", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук безнең хәрби хезмәткәрләргә, шул исәптән хәрби чикләрдә торучыларга ярдәм итүче бизнес вәкилләренә, гади гражданнарга, предприятие җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

Моннан тыш, Татарстан Президенты килгән мөрәҗәгатьләргә һәм шикаятьләргә оператив рәвештә җавап бирергә кушты. "Хәрби комиссариатлар, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары килгән мөрәҗәгатьләргә тиз арада җавап бирергә һәм проблеманың асылын аңларга тиеш", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.