Яңалыклар

03.09.2022

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Риза Фәхретдин исемендәге бульварда булды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре көнен бәйрәм итү уңаеннан оештырылган тантаналарда катнашу өчен эш сәфәренә килде. Аны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар озата йөри.

03.09.2022

Бүген Казанда «Казан» агросәнәгать паркы базасында бакчачы көнен бәйрәм итү оештырылды. Шунда ук Лаеш, Питрәч районнары һәм Чаллы шәһәре бакчачылары продукциясе күргәзмәсе үтә.

Мәйданчыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин булды.

03.09.2022

Бүген Әлмәттә сәнгать мәктәбе ачылды (Җәлил ур., 9). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктпне тантаналы ачуда катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 4 катлы бинаны реконструкцияләү эшләре 2021 елда башланган иде. Әлмәт сәнгать мәктәбенә скульптура, сәнгатьле фотография, сынлы сәнгать, компьютер графикасы, сәнгать тарихы һ.б. сыйныфлар керә.

03.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә. Сәфәрнең төп максаты – нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнашу.

02.09.2022

Татарстан кырларында урып-җыю кампаниясе тәмамлана. Бүгенгә бөртеклеләр мәйданнарының 88%ы җыелган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

02.09.2022

Татарстан Республикасында 2022-2023 елгы җылылык бирү чорына әзерлек актив бара. Бүгенге көндә 3085 котельный әзерләнгән, бу 99% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Ул муниципаль районнар тарафыннан «Торак фонды мониторингы» системасына кертелгән мәгълүматларга сылтама ясады.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

02.09.2022

Татарстан Республикасында торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен халыкның гомуми бурычы 2022 елның 1 августына 8,7 млрд. сум тәшкил итә. Соңгы 5 елда 3 млрд.132 млн. сум бурыч арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

02.09.2022

Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин программаларның ничек үтәлүе турында хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

02.09.2022

Бүген Татарстан Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлек итү белән кызыксына. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Нефть министры урынбасары – Иран Милли нефть химиясе компаниясе генераль директоры Шаһ Мирзаи белән очрашуда хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Иран делегациясе Татарстанга эш сәфәренә килде.

01.09.2022

Бүген Алабугада «Созвездие» мәдәни үсеш үзәге ачылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа мәдәни объектның кунагы булды.

Мәдәни үсеш үзәге «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

Битләр: << 431 432 433 ( 434 ) 435 436 437 438 439 440 >>