Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның әтиләр көне уңаеннан котлавы.
"Хөрмәтле әтиләр! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Әтиләр көне белән чын күңелдән котлыйм.
Бу изге бәйрәм гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата-ананың әһәмиятен арттыру максатларында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы белән билгеләнгән.
Элек-электән безнең илдә ир-ат үз гаиләсенең яклаучысы һәм туендыручысы, уллары һәм кызлары өчен остаз һәм үрнәк булып тора. Әтиләрнең балалары хезмәт сөючәнлеккә, якыннары турында кайгыртуга, үз гамәлләре өчен җаваплы булырга, зәгыйфьләрне сакларга, мөһим карарлар кабул итәргә өйрәнәләр. Бу әтиләр батырлык һәм вөҗданлылык үрнәге.
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек һәм иминлек телим. Сезнең өегездә һәрвакыт татулык, үзара аңлашу һәм мәхәббәт яшәсен».