Бүген «Казан Экспо»да «Юл-2022» халыкара махсуслаштырылган күргәзмә-форумның һәм «Транспорт» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы Комиссиясенең уртак утырышы узды. Чарада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков, шулай ук Россия төбәкләре җитәкчеләре катнашты.
Игорь Левитин Россия Президенты Владимир Путинның «Юл-2022» форумында катнашучыларга сәламләвен укыды. «Юллар хуҗалыгы – илнең бердәм транспорт системасының мөһим, аерылгысыз өлеше, аның нәтиҗәле эшенә төбәкләр арасындагы өзлексез йөреп тору мөмкинлеге, социаль-икътисадый үсеш һәм кешеләрнең тормыш сыйфаты бәйле», - дип билгеләп үткән Дәүләт Башлыгы.
Видеоэлемтә буенча форумда катнашучыларга РФ Премьер-министры Михаил Мишустин мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, Казанда тармактагы иң зур чара очраклы гына үткәрелми. «Татарстан башкаласы аша Европадан Көнбатыш Кытайга стратегик транспорт маршруты төзү планлаштырыла. Ике ел элек биредә Марат Шакирҗанович Хөснуллин белән эшлекле сәфәр барышында Мәскәүдән М-12 автомагистраленең беренче участогын төзүгә старт бирелде. Президент карары белән ул киләчәктә Екатеринбургка һәм алга таба Чиләбегә кадәр озайтылачак. Хөкүмәт эшләрне алдынгы темпларда алып бару өчен кирәкле ярдәм күрсәтә, шул исәптән трассада иң озын – Идел аша күперне төзегәндә дә», - дип ассызыклады ул.
Россия Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, тиңдәшсез санкцияләр басымы шартларында төп тармакларның томыш эшчәнлеген тәэмин итә торган мондый транспорт артерияләренең әһәмияте яңа стратегик дәрәҗәгә күтәрелә.
Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, бүген «Мәскәү – Казан – Еатеринбург» трассасының чираттагы участогы ачылды. «Бу – безнең теләгән вакытта булдыра алуыбыз мисалы. Без илебездә 3 ел эчендә беренче категориядәге 830 км юл салмадык. Бу – заказчыларның, губернаторларның, подрядчыларның, проектчыларның җайга салынган эш үрнәге. Мондый эре проектларны озайтырга кирәк», – диде РФ вице-премьеры.
Ул шулай ук концессиячел килешүләренең юллар челтәрен үстерү өчен мөһимлеген ассызыклады. Марат Хөснуллин Татарстанның тәҗрибәсен мисал итеп китерде: «М-12 янындагы юлны күп еллар шәхси эшкуар үз акчалары өчен төзеде дип әйтә алам. М-12не төзи башлагач – безгә аның тирәсендәге һәм аңа килеп кушылучы юллар белән тулыландыруы мөһим икәнлеген аңладык – без аны концессион буларак төзергә карар иттек. Без федераль бюджеттан 33% бирдек. Калган 33%ы - төбәктән һәм 33%ы - инвесторның үзеннән. Федераль инвестицияләрнең 33% бәрабәренә без 150 км беренче класслы юл алабыз».
Үз чыгышы кысаларында Рөстәм Миңнеханов бүген республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган транспорт инфраструктурасының эре проектларын билгеләде, инфраструктура менюсының өстенлекләрен билгеләп үтте, шулай ук юл һәм торак төзелеше планнарын синхронлаштырырга тәкъдим итте. Аннары Татарстан Президенты чыгышы текстын китерәбез:
«Барыннан да элек «Юл-2022» халыкара күргәзмә-форумын оештыручыларга әлеге әһәмиятле вакыйганы уздыру өчен Татарстан Республикасын сайлаулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Безнең өчен «Юл» күргәзмәсе аерым мәгънәгә ия. Бу – 2018 елда «Казан Экспо» ачылганда үткәрелгән беренче чара. «Казан Экспо» мәйданчыгында республика һәрвакыт әлеге форумны кабул итәргә әзер. Шулай ук юллар тармагы хезмәткәрләрен чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Юллар – безнең икътисадыбыз, киләчәгебез.
Бүген Татарстан – Россия Федерациясенең сәнәгать ягыннан алга киткән регионнарының берсе. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты 3,7 трлн. сум тәшкил итәчәк, төяп җибәрелгән продукция күләме – 4,4 трлн. сум, төп капиталга инвестицияләр күләме – 750 млрд. сум. Бу нәтиҗәләр күбесенчә заманча транспорт инфраструктурасы булуга бәйле. Бүген республикада юллар челтәре 40 мең км артык, юллар хуҗалыгы объектларын үстерү һәм модернизацияләү дәвам итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән Татарстанда кайбер эре федераль проектлар гамәлгә ашырыла. Бу – М-12 трассасы һәм Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләне узучы М-7 юл төзелеше. Аларны тормышка ашыру 2025 елга беренче категориядәге юлларның озынлыгын икеләтә арттырырга һәм Идел һәм Кама елгалары аша яңа күперләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук М-7 һәм М-5 федераль трассаларын тоташтыру өчен «Шәле - Баулы» трассасы кысаларында «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлы төзелә. Бу – юллар өлкәсендә дәүләт-хосусый партнерлыкның республикада беренче проекты. Яңа юллар республиканы тиз йөрешле автомобиль юлы аша Идел буе, Үзәк Россия һәм Урал төбәкләре белән тоташтырачак, шулай ук республиканың сәнәгать потенциалы үсешенә өстәмә этәргеч бирәчәк. Бу масштаблы проектлар тәмамлангач, төбәк һәм җирле юллар челтәренә игътибар итү мөһим.
Республиканың яңа магистральләре Россия Федерациясенең Терәк челтәре составына керәчәк, ул икътисадый үсеш үзәкләрен һәм ил субъектлары башкалаларын тоташтыра, бербөтен логистик агымны тәэмин итә. Татарстанда федераль таяныч челтәрендәге автомобиль юлларының озынлыгы 2,6 мең км дан артып китә. Юлларны Терәк челтәренә кертү юл эшләрен беренче чиратта башкару мөмкинлеген билгеләргә һәм 2024 ел азагына аңа керүче 85%ын норматив хәлгә китерергә мөмкинлек бирә.
Юл инфраструктурасының мөһимлеген аңлап, без Татарстанның Терәк челтәрен булдырдык. Аның нигезе – район үзәкләрен бер-берсе белән һәм республика башкаласы белән тоташтыручы һәм эре сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм туристлык объектларына, шулай ук Татарстан белән күрше төбәкләр арасындагы магистральләргә илтүче трассалар. Без төбәкнең Терәк челтәрен формалаштыру тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер.
Терәк челтәре юлларыннан тыш, Татарстанда җирле әһәмияттәге юлларга һәм торак пунктларның урам-юл челтәренә зур игътибар бирелә. «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты монда сизелерлек ярдәм булды. Республикада аның чаралары 3 эре агломерациядә һәм төбәк челтәрендә гамәлгә ашырыла. Илкүләм проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле мең километрдан артык юл ремонтланган. Бу эш нәтиҗәсендә агломерацияләрдә нормативларга туры килгән юллар өлеше 83% тәшкил итте, ә төбәк челтәрендә – 50%тан артык.
Авыл җирлекләрендәге юлларның торышына аерым игътибар бирәбез. 10 елга якын программа форматында урам-юл челтәрен ремонтлау, авыл урамнарын күчмә өслекле хәлгә китерү, балалар лагерьларына, гаилә фермаларына, терлекчелек комплексларына һәм бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын төзекләндерү эшләре бара. Мондый алым ел саен авыл территорияләрендә кимендә 700 км юллар төзергә һәм ремонтларга мөмкинлек бирә. Җирле юллар челтәрен саклап калу һәм авыл халкының тормыш сыйфатын күтәрү кирәклеген аңлап, тиешле федераль программалар төзегәндә төбәкләр тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итәм.
Инфраструктура менюсын гамәлгә керткән өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенә аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. Марат Шакирҗанович Хөснуллин җитәкчелегендәге Оператив штаб кысаларында һәр төбәк мөһим төбәк проектларын яклау һәм финанслау мөмкинлеген алды. Әйтик, инфраструктура бюджет кредиты һәм федераль акчалар хисабына Казан агломерациясендә яңа транспорт артерияләре төзелә. Бу – самолетлер өчен өч яңа очып китү трассасы һәм Зур Казан боҗрасы төзелешен дәвам итү. Әлеге проектларны тормышка ашыру Казанга чыгу һәм керү юлларында хәрәкәт киеренкелеген киметергә һәм агломерацияләр белән янәшә торак төзелешен үстерергә ярдәм итәчәк.
Мин җитәкләгән төзелеш буенча Дәүләт Советы комиссиясе утырышлары кысаларында төбәкләр юллар салу һәм торак төзелеше планнарын синхронлаштыру кирәклеген билгеләп үтәләр. Бу ил Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан билгеләнгән илкүләм максатка ирешү өчен ел саен 120 млн. кв. м торак тапшыру шарты булып тора. Бу уңайдан без алга таба да Президент куйган бурычка ирешү максатыннан транспорт буенча Дәүләт Советы комиссиясе белән тыгыз элемтәдә торачакбыз.
Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләре кысаларында без юл төзелешенең бишьеллык планын формалаштыруга күчтек. Бу «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты күрсәткечләренә ирешү буенча эшне системалаштырырга һәм автомобиль юлларының Терәк челтәрен норматив хәлгә китерү буенча чаралар планлаштырырга мөмкинлек бирде. Әлеге чараларны тормышка ашыру төбәк һәм федераль бюджеттан фаразланган финанслау белән ныгытылырга тиеш.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Агымдагы геосәяси хәлне исәпкә алып, техник һәм технологик суверенитетны тәэмин итү өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Татарстанның алдынгы машина төзелеше һәм нефть химиясе комплекслары барлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Техниканы һәм материалларны тизрәк җайлаштыру, импортка азрак бәйле булу өчен без бу эштә катнашырга тиеш.
Авырлык контроле темасына тукталып калам. Без үз юлларыбызны төзергә генә түгел, сакларга да тиеш. Заманча санлы технологияләр бу мәсьәләне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, дип саныйм. Әлеге системалар безгә коррупция моментларыннан котылырга ярдәм итәчәк.
Шулай ук, форсаттан файдаланып, бер үтенечне дә әйтәсем килә. Кешеләр гомере – иң мөһиме. Ләкин урта тизлекне бетергәннән соң, без юлларда киеренкелек күрәбез. Әлеге мәсьәләгә кире кайтып, юлларыбызда уртача тизлек билгеләү буенча карар кабул итүләрен сорар идек».