Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин «Юл-2022» күргәзмәсендә М-12 трассасын төзүгә багышланган экспозициядә булдылар. Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
«Мәскәү – Казан – Еатеринбург» стратегик маршруты павильонында мәртәбәле кунаклар территорияләре буенча яңа трасса узачак төбәкләр экспозицияләрен карадылар һәм төзелеш эшләре темплары белән таныштылар. Аерым алганда, Татарстан Республикасы, Чуаш Республикасы, Свердловск өлкәсе стендларын карадылар.
Аннары Марат Хөснуллин, Игорь Левитин һәм Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Владимир өлкәсендә М-12 трассасының беренче участогын ачу тантанасында катнаштылар.