Бүген Казанда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Иң яхшы муниципаль практика» федераль конкурсы комиссиясе утырышын уздырды.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Исегезгә төшерәбез, «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсы 2017 елдан бирле уздырыла, 2021 елдан конкурсның координаторы – Россия Икътисадый үсеш министрлыгы.
2022 елда РФ Хөкүмәте «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр өчен приз фонды күләмен – 900 млн. сум итеп раслады.
Бәйгенең төп максаты – мөһим өлкәләрдә нәтиҗәле карарлар тәкъдим итүче муниципалитетларга ярдәм итү. Җиңүчеләр шәһәр һәм муниципаль округлардан һәм шәһәр җирлекләреннән – 10 млн. сумнан 50 млн. сумга кадәр, авыл җирлекләреннән 3 млн. сумнан 20 млн. сумга кадәр грантлар алачак. 2022 елгы Конкурс гыйнварда башланды. Ул биш номинациядә уза: «Шәһәр төзелеше»,» «Муниципаль икътисад һәм финанслар», «Кара-каршы элемтә», «Милләтара татулык», «Акыллы шәһәр». 20 августка кадәр иң яхшы тәҗрибәле проектлар төбәк сайлап алуын узды. Аннары конкурсның федераль этабы кысаларында аның җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде.
Белешмә өчен:
«Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсы 2017 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда 3,7 меңнән артык муниципаль берәмлек, яки илнең һәр бишенче муниципалитеты катнашкан. Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2020 елдан конкурсның приз фонды арттырылды һәм номинацияләр исемлеге киңәйтелде. 2021 елда конкурста беренче тапкыр муниципаль округлар катнаша алды, ә призлы урыннар саны һәр номинациядә өчтән бишкә кадәр артты.