Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештыру комитетында: Бу катлаулы чорда ислам дөньясы илләре Россия белән диалогны үстерүләрен дәвам итәләр

01.11.2022

Бүген Мәскәүдә Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының йомгаклау утырышы булды. Утырышны оештыру комитеты рәисе, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде.

Утырышта Россия мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм башкалар катнашты.

Оештыру комитетының йомгаклау утырышын ачып, Марат Хөснуллин Россия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулын федераль дәрәҗәдә уздырылуын хәбәр итте. Тулаем төрле чаралар узды - илебезнең дини гыйлем мирасы хезмәтләре бастырылды, күргәзмәләр һәм фәнни конференцияләр, башка әһәмиятле вакыйгалар үткәрелде.

"Ил Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарының ватаныбызның динамик үсешен тәэмин итүгә керткән зур өлешен берничә тапкыр билгеләп үтте, - диде Марат Хөснуллин. - Бүген ислам Россия дәүләтчелегенең, аның тарихының һәм мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Аның тарафдарлары булып милли мәнфәгатьләрне яклаган һәм яклаучы дистәләгән миллион Россия гражданнары исәпләнә".

Марат Хөснуллин ассызыклаганча, узган чара, көнбатыш илләренең тискәре йогынтысына каршы тору шартларында, илебез өчен бик авыр вакытта үткәрелде. "Без моңа россиялеләрнең традицион кыйммәтләребезне яклауда барлык дин вәкилләренең бердәмлеген каршы куйдык", - дип белдерде ул.

"Көнбатыш җәмәгатьчелеге Россияне дикредитацияләгәндә, без ислам дөньясыннан ярдәм күрәбез. Бу ярдәмнең дәлиле мөселман илләре вәкилләренең «KazamSummit 2022. Россия - ислам дөньсы» халыкара икътисади саммитында актив катнашулары булды. Оештыру комитетының барлык әгъзаларына, дин әһелләренә чараны югары дәрәҗәдә әзерләүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә", - диде Марат Хөснуллин.

Ул искәрткәнчә, Татарстан Республикасында истәлекле вакыйганың төп чаралары узды һәм сүзне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырды.

"Агымдагы ел Татарстан һәм бөтен Россия мөселманнары өчен истәлекле ел булды. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин боерыгы белән Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелде. Без дәүләт башлыгына, ил Хөкүмәтенә һәрьяклы ярдәмнәре өчен рәхмәтле, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Юбилей датасы илебез өчен катлаулы чорга туры килде. Украинада кораллы каршылык һәм Россиягә күрелмәгән басым безнең барыбыз өчен дә җитди проблемага әйләнде. Шуңа да карамастан, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында билгеләнгән барлык чаралар да югары дәрәҗәдә оештырылды һәм уздырылды. Татарстан федераль хакимият органнары, үзәкләштерелгән мөселман оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшләде. Шунысы куанычлы, ислам дөньясы илләренең бу катлаулы чорда Россия Федерациясе белән конструктив диалогны актив үстерүләрен дәвам итәләр".

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, истәлекле бәйрәмне үткәрү бөтен Россия өчен аерым әһәмияткә ия. Чараның әһәмияте расланган федераль чаралар планы исемлегендә чагылыш тапты. Алар арасында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышы, «KazanSummit» халыкара икътисади саммиты, анда 64 илдән һәм Россиянең 59 төбәгеннән вәкилләр катнашты, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы химаясендәге Казан Глобаль яшьләр саммитын, анда дөньяның 70 иленнән килгән вәкилләр катнашты. Шулай ук «Изге Болгар җыены» бәйрәме һәм Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы кую булды.

"Юбилей чараларын уздыру күп кенә перспективалы республика, гомумроссия һәм халыкара проектларны гамәлгә ашыруга старт бирде. Татарстан казанышларын тану турындагы таныклыкларның берсе булып, Казанга ИХО-2022 Яшьләр башкаласы статусын бирү торды», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү безнең күпмилләтле илебез казанышларының тарихи елъязмасында тагын бер якты сәхифә булачагына, җәмгыятьтә милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. Рөстәм Миңнеханов оештыру комитеты әгъзаларына, шулай ук хәзрәтләргә ярдәм итүләре һәм актив эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Россия мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная 2022 ел азагына кадәр башкарылган эшләр һәм нинди вакыйгалар планлаштырылуы турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан узган чараларга ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев йомгак ясады. Шулай ук Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм башкалар чыгыш ясады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина