9 ай эчендә Татарстан берләштерелгән бюджеты үтәлешенә багышланган ТР финанс, казначылык һәм салым органнарының киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде

31.10.2022

Татарстанда агымдагы елның 9 аенда 563 предприятие табышка салым буенча түләүләрен киметкән. Бу очракта предприятиеләрдәге икътисади хәлнең даими мониторингын алып барырга, финанс нәтиҗәләрен анализларга һәм аларга ярдәм итү өчен чаралар күрергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмә 2022 елның 9 аенда ТР берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар буенча ТР финанс, казначылык һәм салым органнарының эшенә багышланган иде.

"Предприятиенең бер ягыннан табышка салым арттырылган, икенче яктан – кимегән. 563 предприятие үзләренең түләүләрен киметкән. Хәлне ничек тотрыклыландырып була икәнлеген карарга кирәк. Бу эшне даими рәвештә башкарырга кирәк!"- дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына, шулай ук салым хезмәтенә эшне координацияләргә кушты.

"Физик затлар кеременә салымга килгәндә, безгә «күләгәле» хезмәт хакын легальләштерү комиссияләренең эшчәнлеген көчәйтергә кирәк. Район башлыкларыннан моны аерым контрольгә алуыгызны сорыйм, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Барлык мөнәсәбәтләр дә хезмәт килешүләре аша рәсмиләштерелергә тиешле! Бу бигрәк тә физик затлар кеременә салым кимегән районнарга карый - Баулы һәм Кама Тамагы".

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, җир салымына карата да шундый ук игътибар кирәк. Кайбер районнарда җир салымы буенча керемнәр узган ел белән чагыштырганда кимегән.

"Муниципалитетларга салым органнары һәм Финанс министрлыгы белән бергә җир салымына игътибар итәргә кирәк", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов һәм Лаеш, Норлат, Бөгелмә, Питрәч, Баулы, Әлки, Азнакай, Зәй, Сарман, Чүпрәле, Алабуга, Кама Тамагы, Менделеевск, Балтач, Мөслим, Теләче һәм Минзәлә муниципаль районнарын санап үтте.

Район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов җир салымы - муниципалитетларның керемнәре булуын искәртте. "Җиребез кимемәдеме? Шуңа күрә кирәкле чараларны күрүегезне һәм кабул итүегезне сорыйм", - диде ул.

Татарстан Президенты физик затлардан милек салымнарын җыю да мөһим мәсьәлә диде. Бу - 2021 ел өчен җир, транспорт салымнары һәм милеккә салым, алар 2022 елның 1 декабренә кадәр түләнә.

"Дәүләт һәм муниципаль органнар, федераль хезмәтләр һәм предприятиеләр коллективларда аңлату эшләре алып баруны, 2021 елда милек салымнарын билгеләнгән вакытта түләүне тәэмин итүне сорыйм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Салым булмаган керемнәр турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 15 муниципалитетта бюджетка түләүләр киметелгән – алар арасында Чаллы, Казан, Тукай, Түбән Кама, Зәй, Чистай, Буа, Алабуга, Арча, Актаныш, Мамадыш, Тәтеш, Әгерҗе, Спас, Әлки районнары да бар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина