Бүген «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, аны Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Көн тәртибе кысаларында утырышта катнашучылар 2022 елның тугыз аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре белән таныштылар, агымдагы елның ноябренә бюджетны расладылар һәм «Татнефть» эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләрне карадылар.