«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы Россия компанияләренең берничә инновацион проектын карады

30.11.2022

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышында яңа инновацион проектлар каралды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде (Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында). Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Россия Фәннәр академиясе президенты Геннадий Красников һәм Россия Фәннәр академиясе вице-президенты Степан Калмыков Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү планнарын тәкъдим иттеләр. Утырыш барышында шулай ук Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында Фәнни-техник һәм технологик хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Утырыш барышында Казан федераль университетының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Алексей Вахин крекингның гомоген катализаторлары турында сөйләде. Катализаторлар аеруча үзле нефть ятмаларын пар җылытып эшкәртүдә катламга җибәрелә. Яңа технологияләр «Татнефть» Ашальчино ятмасында һәм Куба нефть промыселында Бока де Харукода чималның үзлелеген киметергә мөмкинлек бирде инде («Зарубежнефть»АҖ эшли). КФУда шулай ук микродулкынлы СВЧ-нурланышы ярдәмендә югары молекуляр углеводородларны үзгәртү процессын өйрәнәләр.

«Киләчәктә бу технология зур нәтиҗәләр бирәчәк,-дип шәрехләде «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин. - Без әлеге проект буенча эшлибез».

ICL«АйСиЭл-КПО ВС» (Казан) компаниясе 2023 елның өченче кварталына беренче чиратта ана платоларны җыю заводын төзиячәк (елына 300 мең куәт). Алга таба бу күрсәткечне елына 1 миллионга кадәр арттыру планлаштырыла. Мондый мәгълүматларны докладта «АйСиЭл-КПО ВС» АҖ генераль директоры Евгений Степанов китерде. Проектка 2 млрд сум инвестиция кертә.

Эре предприятиеләр белән идарә итүнең роботлаштырылган системасын «ЕКСЕМА» ҖЧҖ (Уфа) генераль директоры Виктор Тимошин тәкъдим итте. Россия ERP--системасы  Lexema роботлаштырырга һәм бизнес-процессларны тизләтергә мөмкинлек бирә-бухучеттан алып персонал белән идарә итүгә кадәр. Бу сыгылмалы системада берьюлы дистәләрчә мең кулланучы эшли ала. Производстволарны автоматлаштыру ярдәмендә кешеләр кәгазь эшләрен компьютерларга күчерәләр, әмма гадәти эшләрдән котылмаганнар, дип аңлатты ул. Роботлаштыру кешеләрне бу эшләрдән азат итәчәк, дип билгеләп үтте Тимошин.

Рөстәм Миңнеханов Башкортстан коллегалары белән хезмәттәшлекне җайга салырга кушты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" МА материаллары кулланылды.