Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе президенты Геннадий Красников белән очрашты

30.11.2022

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе (РФА) президенты академик Геннадий Красников белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Фәнни институтлар белән төбәк дәрәҗәсендә алга таба багланышлар, гамәли фәнне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

Очрашу ахырында Геннадий Красников шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышында катнашты.

Россия Фәннәр Академиясе Президентының Казанда булу программасында – берничә югары уку йорты җитәкчелеге, шул исәптән Казан федераль университеты җитәкчелеге белән сөйләшүләр, фәнни лабораторияләрдә һәм тәҗрибә-сәнәгать производстволарында булу, шулай ук Россия Фәннәр академиясенең Казан Фәнни үзәге җитәкчелеге һәм Россия Фәннәр Академиясе әгъзалары белән очрашу.

Белешмә өчен:

Красников Геннадий Яковлевич 2022 елның 20 сентябрендә Россия Фәннәр академиясе Президентын сайлауда җиңү яулаган. Аны Россия Фәннәр академиясе башлыгы вазыйфасында биш елга раслау турындагы тиешле Указга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан 2022 елның 26 сентябрендә имза салынган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.