Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Россия Дәүләт Думасының депутатлары белән очрашты

01.12.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан сайланган РФ сенаторлары һәм РФ ФС Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел безнең ил җитди каршылыклар белән очрашты. «МХО шартларында без барыбыз да илкүләм лидер Владимир Путин тирәсенә җыелдык, армиябезгә һәм Ватанны саклаучыларга ярдәм итәбез», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов алга таба икътисадый үсешне мөһим бурычларның берсе дип атады. БыелТатарстанда тулаем төбәк продукты күләме 3,8 трлн сум, сәнәгый җитештерү күләме – 4,8 трлн сум, авыл хуҗалыгы – 288 млрд сум, төзелеш – 513 млрд сум, инвестицияләр – 774 млрд сум булыр дип көтелә.

«Бу темпны 2023 елга да сакларга кирәк, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. - Бу шартларда икътисадка федераль акчаларны максималь рәвештә җәлеп итәргә кирәк. Татарстанда кайбер эре проектлар гамәлгә ашырыла, алар буенча өстәмә федераль финанслауны җәлеп итү мөһим».

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов сенаторларны һәм депутатларны предприятиеләр белән эшләүгә күбрәк игътибар бирергә: федераль дәрәҗәдә проектлар белән ярдәм итәргә, дәүләт ярдәме мәсьәләләрен күзәтергә чакырды.

«Федераль бюджет акчаларын җәлеп итү белән беррәттән шәхси инвестицияләр җәлеп итү турында да онытырга ярамый. Зур колачлы инвестпроектларны формалаштыру өстендә эшне көчәйтергә кирәк. Безнең сенаторларга һәм депутатларга бу эшкә кушылырга кирәк дип саныйм», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов депутатлар корпусының азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдәге ролен аерым билгеләп үтте. Республика тарафыннан 2 мең тоннага якын ярдәм формалаштырылган һәм җибәрелгән, шуларның 660 тоннасы – «Бердәм Россия» партиясе линиясе буенча.

«Татарстанда махсус операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чаралары күрелде,«Янәшәдә ярдәм! Помощь рядом» адреслы ярдәм чаралары тормышка ашырыла. Без армия хезмәткәрләренең гаиләләрен максималь игътибар һәм кайгырту белән тәэмин итүне максат итеп куябыз. Депутатлардан мондый гаиләләргә, шулай ук азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә һәм күченергә мәҗбүр булган кешеләргә ярдәм итүләрен шәхси контрольгә алуларын сорыйм», - дип өстәде Татарстан Президенты.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чиратында республика парламентының закон чыгару инициативаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды. Алтынчы чакырылыш эшли башлаганнан бирле Дәүләт Советы тарафыннан 15 закон чыгару инициативасы эшләнгән һәм Дәүләт Думасына җибәрелгән, шуларның өч проекты федераль закон статусына ия булган. Хәзерге вакытта Россия парламентының түбән палатасында интернетта мәгълүмат алу мөмкинлеген чикләү һәм мондый хокук бозулар өчен федераль дәрәҗәдә административ җаваплылык билгеләү, шулай ук наркотик һәм психотроп матдәләр җитештерү һәм сату өчен җаваплылыкны көчәйтүгә кагылышлы өч закон инициативасы карала.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, соңгы сайлау кампанияләре барышында депутатлар тарафыннан алынган гражданнарның наказларын үтәү актуаль булып кала.

2022 елда республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү һәм 2023 елга планнар турында нотык белән Татарстан Республикасы вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, быел Татарстан Россия Федерациясенең 27 дәүләт программасында катнаша. Шулай ук республика территориясендә 13 илкүләм проект кысаларында 49 төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге чараларга 40,1 млрд.  сум күләмендә лимит бүлеп бирелгән.

Россия Федераль СобраниесендәТатарстан депутаты белән очрашулар традициягә әйләнде. Республикада 17 эшче төркем эшли, аларның һәрберсен җитәкләүче депутат җитәкли. Эш төркемнәре составына шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә керә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшче төркемнәр эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек итү һәм координацияләүне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башкара.

Эшче төркемнәр эшчәнлегенең төп юнәлешләре -Татарстан икътисадына федераль акчаларны илкүләм проектларда һәм дәүләт программаларында катнашу аша җәлеп итү, республиканың закон чыгару инициативаларын алга сөрү, гражданнарның наказларын гамәлгә ашыру эше


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте ярдәме белән.