Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Николай Лобачевский монументына чәчәкләр салды.
Чара Казанда Арча зиратында узды һәм галим, математикның, Казан университеты ректорларының берсе Николай Лобачевскийның тууына 230 ел тулуга багышланган иде.
Күренекле математикны искә алырга республиканың фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре, шулай ук илнең кайбер югары уку йортлары ректоратлары вәкилләре килде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук фән эшлеклеләре белән аралашты.
Чарада Лобачевскийның оныкчыгы (Санкт-Петербургта яши), ТР Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, КФУ ректоры Ленар Сафин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге катнашты.