Бүген Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы янындагы мәйданда Татарстан Республикасының янгын-коткару гарнизоны бүлекчәләренә махсус техника тапшырылды. Чарада Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры генерал-лейтенант Александр Куренков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, техника тапшыру ел саен уздырыла торган иминлек һәм кешеләрне коткару тематикасы буенча «Батырлык йолдызлыгы» бөтенроссия фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына багышлана.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый чараларның традициягә әверелүен билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең оператив, нәтиҗәле һәм җайга салынган гамәлләренә кешеләрнең иминлеге бәйле, һәм бүген тапшырылган техника янгын һәм коткару хезмәтләре вәкилләренең авыр хезмәтен җиңеләйтәчәгенә ышаныч белдерде.
«Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән янгын-коткару бүлекчәләре заманча техника һәм җайланмалар белән планлы рәвештә җиһазландырыла. Соңгы ике елда 32 махсус машина тапшырылды, тагын 27сенщ капиталь ремонт үткәрелде. Алдынгы үрнәкләр һәм профессиональ шәхси состав белән генә коткару ведомствосына йөкләнгән бурычларны нәтиҗәле үтәргә мөмкин», - дип билгеләп үтте Александр Куренков.
Александр Куренков Рөстәм Миңнеханов белән бергә 20дән артык техниканы янгын-коткару гарнизонына тапшырды. Бу - Россия ГХМ бүлекчәләре ихтыяҗлары өчен 10 яңа махсус машина һәм быел авыл җирлекләрендә булдырылган ирекле янгын сүндерү командалары өчен 14 мобиль янгын сүндерү посты.
Паркны КАМАЗ һәм УРАЛ шассилардагы янгын автоцистерналары, авария-коткару автомобильләре, күчмә насос станциясе, җиңсәле машина һәм башка кирәкле техника тулыландырды. Инде бүген үк ул исәп-хисапка куелачак һәм хәрби кизүгә куелачак, бу җирле халыкның да, социаль әһәмияткә ия объектларның да яклану дәрәҗәсен арттырачак.
Татарстан территориаль янгын-коткару гарнизонына федераль янгынга каршы хезмәтнең 120дән артык бүлекчәсе һәм республика янгын саклауның 100дән артык аерым посты керә. Аларда 6 меңнән артык кеше фидакарь хезмәт итә. Көн саен 2,1 меңнән артык шәхси состав һәм 550 берәмлек техника хәрби нәүбәткә керешә. Ел саен төбәкнең хәрби расчетлары 20 меңгә якын янгын сүндерүгә юнәлә, 2 меңнән артык кешене коткарып кала һәм 10 меңнән артык кешегә ярдәм күрсәтә.