Рөстәм Миңнеханов Катарга бер көнлек эш сәфәренә килде

18.12.2022

Татарстан Республикасы Президенты, «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Катарга бер көнлек эш сәфәренә килде.

Халыкара аэропортта аны Дәүләт министры шәех Фәхәд бине Фәйсал Әл Тани һәм  Катарда Россия ИлчесеДмитрий Догадкин каршы алды

Катар ягы чакыруы буенча Татарстан Республикасы Президенты «Дарб әс - Саи» Катар мәдәнияте фестивалендә булды, шулай ук мәдәният министры шәех Абдеррахман Әл Тани белән очрашу уздырды. Әңгәмә вакытында «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларында хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, халыкларның мәдәни-инсани үзенчәлеген саклау мәсьәләләре - Төркем эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе. Катар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының даими әгъзасы буларак, Россиянең Якын Көнчыгыш төбәгендә мөһим һәм ышанычлы партнеры булып тора.

Бүген, 18 декабрь,  Катар милли көне. Татарстан Республикасы Президенты мәртәбәле кунак сыйфатында чакырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.