Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов белән очрашты

16.12.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Киров өлкәсен уртак икътисадый, гуманитар һәм мәдәни мәнфәгатьләр бәйли. Төбәкара товар әйләнеше соңгы елларда 6 млрд сумга җитте.

Татарстан Кировка йөк автомобильләре, шиннар, нефть продуктлары, синтетик каучуклар, ашламалар, пыяла, азык-төлекнең киң номенклатурасын китерә. Киров өлкәсеннән агач материаллары, көч кабельләре, бетон эшләнмәләр, аяк киеме һәм махсус кием кертелә.

Татарстанның дистәләгән предприятиесе  Киров өлкәсе партнерлары белән җитештерү кооперациясен һәм сәүдә элемтәләрен үстерә, дип ассызыклады ТР Президенты.

Очрашуда сәүдә-икътисадый һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Александр Соколовка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.