Татарстанда 2022 елга торак тапшыру буенча максатчан күрсәткеч 3 092 мең кв. метр күләмендә үтәлгән

17.12.2022

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов республика һәм федераль төзелеш программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, республикада контроль-күзәтчелек чаралары системалы рәвештә үткәрелә. 2022 елның гыйнварыннан башлап 1967 тикшерү үз көчләре белән республика СРО  үткәрде. Дәүләт төзелеш күзәтү инспекциясе шул ук чорда 1503 контроль-күзәтү чарасы башкарган, шуларның нәтиҗәләре буенча 1 млн. 860 мең сумлык 72 карар чыгарылган.

Дәүләт программалары объектларына заказ бирүче - төп инвестицион-төзелеш идарәсе үзенең төзелеш мәйданнарын 555 тапкыр тикшергән. Хокук бозуларны ачыклау буенча тискәре тенденция кала – 989 хезмәтне саклау нормаларын үтәмәү очрагы теркәлгән. Хокук бозуларны бетерү буенча оператив эш алып барыла. Бүгенге көндә бары тик 12 кисәтү генә эштә кала.

Төбәктә торак төзелеше турында сөйләгәндә, Алексей Фролов, ел ахырына Татарстан планны арттырып үтәде – бүгенгә алдан планлаштырылган күрсәткечләргә карата 12,2%ка арттыру туры килә, дип белдерде. 2022 елга Татарстан Республикасы буенча Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан бирелгән торак тапшыруның максатчан күрсәткече 3 092 мең кв. метр күләмендә үтәлгән.

Иң зур күләмнәр гадәттәгечә индивидуаль торак төзелешендә теркәлә - 2 млн 239 мең кв. м, күпфатирлы инвестицион торак сегментына 747 мең кв. м. туры килә социаль ипотекага - 105,8 мең кв. м.

Аерым категорияләрне торак белән тәэмин итү буенча 4 программадан ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру тәмамланып килә. 10 муниципаль берәмлектә әлеге категория өчен каралган 600 торак урынның 565се республика милкенә сатып алынган, тагын 35 фатирга Дәүләт торак фонды хокукы теркәлә.

Инфраструктура объектларын төзү һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча 15 республика программасын гамәлгә ашыру барышына бәя биреп, 99,6% дәрәҗәсендә башкару турында сөйләргә була, дип хәбәр итте Алексей Фролов. 14 программа тәмамланган – бу барлыгы 231 объект.

Узган ике атнада медицина учреждениеләрен төзү программасы тәмамланган. Соңгы 2 объект тапшырылган - Арчада гомуми практика табибы офисы һәм Апас районында патологоанатомия бүлеге. Төзекләндерү объектларына килгәндә, Кама Тамагы районында соңгы 2 объект җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программасы да тәмамланган.

Бүгенгә төзелеш линиясе буенча гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар һәм дәүләт программаларының үтәлеше 94,6% тәшкил итә. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы карамагындагы барлыгы 8 илкүләм проектка һәм 4 дәүләт программасына барлыгы 119 объект керә. 102сендә эш тулысынча тәмамланган.

Калган 17 объект 8 федераль программага керә. Шуларның өчесе - «Торак» федераль проект объектлары.

Б елгы лимитлар буенча илкүләм проектларга һәм дәүләт программаларына кертелгән 5 мәгариф учреждениесеннән Мамадыш шәһәрендә балалар бакчасы бар, анда эшләр башкару 94,5% тәшкил итә.

Мәдәният тармагының 8 объектыннан икесен тәмамларга калган («Мәдәни мохит» федераль проектына керә). Бу - Буа шәһәрендәге мәдәният йортын реконструкцияләү, анда эшләр 92%ка башкарылган, һәм Түбән Кама яшь тамашачы театрын реконструкцияләү буенча төзелеш-монтаж эшләре 98%ка башкарылган .

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы линиясе буенча ике федераль объектны быелгы лимиты кысаларында тәмамларга калган. Бу Кама Тамагындагы Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту (80% дип бәяләнә) һәм яңа объект, аның буенча лимитлар бу ел ахырында җиткерелгән - Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә гамәлдә булмаган эшләмәүче торба үткәргечен демонтажлау (3% дип бәяләнә).

Моннан тыш, быелгы лимитлар кысаларында Казанда биологик чистарту корылмаларын (БОС) реконструкцияләү эшләре башкарылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Төзелеш министрлыгы материаллары кулланылды.