Татарстанда 2023 елгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү бара

17.12.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы техникасын  2023 елгы кыр эшләренә әзерләү турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Әйтик, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, агымдагы ремонт сезонында 9,3 мең трактор, 3,6 мең комбайн, 11,5 мең чәчү һәм җир эшкәртү техникасын торгызырга кирәк булачак.

Авыл хуҗалыгы машиналарын торгызуга 5,2 млрд. сум кирәк булачак, шул исәптән язгы кыр эшләренә - 2,8 млрд. сум, урып-җыю эшләренә - 2,4 млрд. сум, (чагыштыру өчен: 2021 елда - 4,5 млрд. сум).

«Ремонт сезонының беренче яртысы тәмамланып килә, запас частьләр хуҗалыклар тарафыннан нибары 1,1 млрд. сумлык сатып алынган, бу таләп ителгәннең 21%ын тәшкил итә», - дип ассызыклады Марат Җәббаров.

Ул Актаныш, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Сарман һәм Зәй районнары хуҗалыкларын уңай мисал итеп китерде. Шул ук вакытта күрсәткечләре түбән булган районнар да бар.

Тулаем республика буенча 37% трактор, 30% чәчү комплексы, 46% чәчкеч һәм 40% җир эшкәртү техникасы ремонтланган.

Марат Җәббаров искә төшергәнчә, республика хуҗалыкларында 10%тан артык чит ил тракторлары һәм 30% авыл хуҗалыгы машиналары файдаланыла. Импорт запчастьләренең җитмәве һәм бәясе альтернатив вариантлар эзләргә мәҗбүр итә. Әмма чит ил двигательләрен үзебезнекенә, «Нью Холланд» тракторлары өчен алмаштыруны оештырган компанияләр бар инде. Республикада әлеге маркадагы барлыгы 279 берәмлек трактор исәпләнә, шуларның 216сы амортизация срокларыннан артыграк кулланыла.

«Запас частьләр белән тәэмин итү белән беррәттән, ремонт эшләрен сыйфатлы һәм вакытында башкару өчен персонал өчен хезмәт шартлары тудырырга кирәк, - дип искәртте министр. - Шулай ук лаеклы хезмәт хакын тәэмин итәргә».

Машина-трактор паркы объектларын капиталь ремонтлау республика программасы ярдәмендә 2016 елдан 2022 елга кадәр 307 ремонт остаханәсен һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пунктларын яраштыруга ирешелде. Әмма республика буенча тагын 100гә якын остаханә лаеклы хезмәт шартлары белән тәэмин ителмәгән әле (653 ремонт остаханәсе бар, шуларның 558е – җылытыла торган). «Кышкы чорда персонал өчен шартлар тудыру техниканы үз вакытында һәм сыйфатлы әзерләү процессын тизләтәчәк. Җитәкчеләрдән моңа тагын бер кат игътибар итүләрен сорыйм», - диде Марат Җәббаров.

Ул шулай ук ассызыклаганча, авыл хуҗалыгы техникасы, нигездә, елына 3 айдан 6 айга кадәр эшли, һәм аны саклау шартларына эксплуатациянең дәвамлыгы бәйле һәм аны эш шартларында тоту чыгымнары кими.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең машина-трактор паркын яңарту дәвам итә. 2022 ел башыннан 382 трактор сатып алынган (чагыштыру өчен: 2021 елда - 499 берәмлек), 132 ашлык җыю (2021 елда - 325 берәмлек) һәм 36 азык җыю комбайны (2021 елда - 78 берәмлек), 2444 берәмлек башка авыл хуҗалыгы техникасы (2021 елда - 3437 берәмлек). Барлыгы 10 млрд. сумнан артык.

Техник модернизацияләү программасы кысаларында 2022 елда 1,7 млрд. сум күләмендә бүлеп бирелгән акча авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә тулы күләмдә җиткерелгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы материаллары кулланылды.