Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның һәм республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын уздыру буенча оештыру комитетының уртак утырышын уздырды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.
«Россия - полиэтник дәүләт. Монда бик күп халыклар яши, алар телләре, мәдәнияте, милли гореф-гадәтләре буенча аерылып торалар. Йөзләгән еллар дәвамында аларның үзара хезмәттәшлеге күршелек традицияләрен һәм уртак Россия мәдәниятен үстерде. Шул ук вакытта һәр халык кабатланмаслыгын саклый», - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә.
Ул билгеләп үткәнчә, 2020 елда яңартылган ил Конституциясе Россия Федерациясендә мәдәниятнең аның күп милләтле халкының уникаль мирасы булуын ныгыта. Дәүләт барлык халыкларның мәдәни үзенчәлеген яклый, этномәдәни һәм тел төрлелеген саклауны гарантияли. Уртак бурыч - ата-бабалар мирасын саклап калу, аны киләчәк буыннарга тапшыру.
Илдә Россия халыкларының Мәдәни мирасы елы дип игълан ителгән 2022 ел мәдәният өлкәсе өчен үзенчәлекле ел булды. «Безнең илкүләм лидерыбыз Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин билгеләп үткәнчә, күп милләтле илебез өчен Россия халыкларының телләрен һәм үзенчәлекле мәдәниятен яклау бик мөһим», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, илнең тарихи-мәдәни һәм матди булмаган мирасын саклау һәм арттыру буенча зур эш башкарылган. «Россия Федерациясенең матди булмаган этномәдәни казанышы турында»гы закон һәм Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләре кебек мөһим документлар кабул ителде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан чаралар, шулай ук Бөтендөнья мирасын саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форум югары дәрәҗәдә узды. «Үзара ихтирам һәм аңлашуда - Россия үзенчәлегенең көче», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның төп юнәлешләренең берсе - республикада яшәүче барлык халыкларның телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү. Рухи кыйммәтләрне формалаштыру һәм этномәдәни ихтыяҗларны тормышка ашыру өчен кирәкле шартлар тудыруга, күп милләтле халыкны берләштерү һәм гомумроссия гражданлык үзенчәлеген ныгытуга аерым игътибар бирелә. Бу эштә республика Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, РФ Иҗтимагый палатасы белән тыгыз элемтәдә тора.
Татарстан Президенты сүзләренчә, республикада кирәкле инфраструктура булдыру һәм үстерү буенча зур эш алып барыла. Музейлар, театрлар, клублар, Халыклар дуслыгы йортлары, милли-мәдәни һәм рухи-агарту үзәкләре төзелә һәм ремонтлана. Моннан тыш, республикада күп кенә программа чаралары тормышка ашырыла, иҗат коллективларыне да ярдәм зур. Республикада яшәүче халыкларның традицион бәйрәмнәрен үткәрүгә аерым игътибар бирелә.
«Милли мәдәниятне саклауда һәм популярлаштыруда Татарстан Халыклары ассамблеясенә һәм Бөтендөнья татар конгрессына берләшкән оешмаларның роле зур. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, социаль тикшеренүләр мәгълүматларына караганда, татарстанлыларның 90%ы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр торышын уңай бәяли», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов утырышта катнашучыларга сәламләү юллавын хәбәр итте. «Россия Федерациясе халыкларының Мәдәни мирасы елында Татарстан Республикасында Россия Федерациясенең этномәдәни һәм тел төрлелеген саклауга зур өлеш керткән масштаблы чаралар үткәрелде, - диелә сәламләү текстында. - Без 2023 елны Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итү буенча Татарстан Республикасы инициативасын хуплыйбыз. Аны уздыру Россия Федерациясенең күп милләтле халкының рухи, тарихи һәм мәдәни мирасын саклау һәм арттыру өлкәсендәге чараларга ярдәм итү механизмнарын киләчәктә дә камилләштерүгә җитди этәргеч булыр дип ышанам».
Республикада Россия халыкларының Мәдәни мирасы елын уздыру нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде. Россия халыкларының мәдәни мирасы елының төп бурычлары - халык сәнгатен популярлаштыру, мәдәни традицияләрне, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне, этномәдәни күп төрлелекне, барлык халыкларның һәм этник җәмгыятьләрнең мәдәни үзенчәлеген саклау. Татарстанда 188 млн сумга 60тан артык зур чара үткәрелгән.
Гадәттәгечә, республикада яшәүче халыкларның бәйрәмнәре югары дәрәҗәдә узды. Алар арасында Сабантуй, Каравон, Уяв, Семык, Гырон Быдтон, Питрау һәм башкалар бар. Зур фестивальләр һәм концертлар, тематик конкурслар узды. 2022 елның иң мөһим вакыйгалары арасында: Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм Бөтендөнья мирасын саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форум.
Ләйлә Фазлыева «Пушкин картасы» һәм «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-мәгариф проектларын тормышка ашыру, шулай ук Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләрен һәм кәсепләрен саклау һәм үстерү чаралары турында аерым билгеләп үтте.
Шулай ук утырыш кысаларында Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, Державин ис. Лаеш крае музее директоры Фәридә Мортазина, Әгерҗе районы Кадрәк авылы мәдәният йорты директоры Вероника Манаева, Чистай шәһәренең «Камалия» ял итү-үсешүзәге директоры Радик Вафин һәм Җиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясе ректоры. Вадим Дулат-Алиев чыгыш ясадылар.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында телләргә, халык иҗатына, халык сәнгать кәсепләренә, гореф-гадәтләргә аерым игътибар бирергә кирәк.
«Югары уку йортларының һәм фәнни бүлекчәләрнең мәдәниятне популярлаштыруга роле мөһим. Хәзерге шартларда күп традицияләргә башлангыч карашларны югалту куркынычы бар. Мәдәният министрлыгына, милли-мәдәни берләшмәләр һәм фәнни берләшмәләр белән берлектә, аларны торгызу һәм популярлаштыру буенча чаралар күрергә кирәк», - дип өстәде ТР Президенты.