Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен уздырыла торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәлендә катнашты. Балалар теләге булган чыршы Мәскәү Манежында урнаштырылган. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнеханов чыршыдан балаларның теләкләре белән өч тшар алды. Луганск халык республикасыннан Егор Яңа елга чаңгы сораган. Татарстаннан Азалия - синтезатор. Ә 11 яшьлек Кирилл бүләккә футбол уйнау өчен җыелма алу турында хыяллана икән.
«Балаларның барлык теләкләрен дә үтәрбез! Һич кичектермичә», - дип вәгъдә итте Рөстәм Миңнеханов.
Россия массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, төбәк башлыклары һәм федераль министрлар бер сәгать эчендә Кремль чыршыларындагы балаларның теләкләре булган шарларны алып бетергәннәр.
Исегезгә төшерәбез, элек «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе съезды кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казанда «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты.