Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Дәүләт Советының хәзерге шартларда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча утырышында катнаша

22.12.2022

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә хәзерге шартларда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча РФ Дәүләт Советы утырышы уза.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Утырышта катнашучылар 2030 елга кадәр Россия Федерациясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның яңа стратегиясен эшләү буенча тәкъдимнәр буенча фикер алышалар. Яшьләр сәясәте - дәүләтнең игътибар үзәгендә торган өстенлекле юнәлешләрнең берсе, шуңа күрә хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә бу өлкәдә эшләүнең бердәм стандартын булдыру, шулай ук яшьләрнең барлык категорияләрен колачлау, алар белән эшләү һәм аларның потенциалын тормышка ашыру мөһим.

«Тулаем алганда, яшьләргә ярдәм итү системасы бөтен ил буенча гамәлдә булырга тиеш», - дип белдерде Владимир Путин. Ул ассызыклаганча, Россиядә барлык яшьләр дә сыйфатлы белем алырга тиеш.

Утырыш барышында Владимир Путин махсус хәрби операция зонасында эшләүче волонтерларны бик күп яшьләр өчен чын үрнәк дип атады. «Бигрәк тә безнең хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче, үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, МХО зонасында яшәүче кешеләргә ярдәм итүчеләрне билгеләп үтәм. Мондый битараф булмаган, кыю, батыр егетләр илебездә бик күп яшьләр өчен үрнәк булып тора», - диде Владимир Путин.

Искәртеп узабыз, быелның июлендә Россия Президенты Владимир Путин балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәтен оештыру турындагы законга кул куйды, ә соңрак аның күзәтчелек советын җитәкләде. Шулай ук дәүләт башлыгы укучылар һәм яшьләр белән даими очрашып тора. Соңгы вакытта ул ике тапкыр волонтерлар, шулай ук яшь галимнәр һәм ясалма акыл белгечләре белән аралашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. ММЧ материаллары буенча.