Республика клиник хастаханәсе HIMSS стандартлары буенча цифрлаштыру проектын гамәлгә кертте. Цифрлаштыру проектын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдир иттеләр.
HIMSS - HIMSS критерийларына нигезләнеп, медицина ярдәмен мәгълүматлаштыру сыйфатының халыкара бәйсез эксперты, медицина оешмасы медицина ярдәменең алдынгы сыйфат стандартлары буенча эш алып бара.
Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсенең кабул итү бүлегендә, башка бүлекләрдә булды, медикларның яңа цифрлы стандартлар буенча эше белән танышты. Аңлатмаларны Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев бирде. Тәкъдир итүдә СП.АРМ компаниясе җитәкчесе Александр Мартынов катнашты. Компания - Россиядә бердәнбер сертификатлы HIMSS эксперты.
Александр Мартынов хәбәр иткәнчә, «бүгенге вакыйгага без бер ел буе әзерләндек». Ул ассызыклаганча, республика клиник хастаханәсе беренче тапкыр сертификацияне уза алды.
Кабул итү бүлеге, тәүлегенә 200-300 пациент кабул итеп, тәүлек буе эшли. Элек килгән пациентны рәсмиләштерүгә күп вакыт сарыф ителә иде. Хәзер уникаль штрих-коды булган идентификацион беләзек бастырырга мөмкин. Штрих-код үзара бәйләнешнең һәр этабында пациентны ачыкларга мөмкинлек бирә. Аллергияле пациентларның махсус беләзекләре бар, алар шунда ук дәвалау билгеләү өчен уңайлы.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, хәзер республика клиник хастаханәсендә пациентларны кабул итү буенча өч тапкыр тизләнде (элек 60 минутлык стандарт булса, хәзер - 20 минут). «Бу безнең өчен бик мөһим. Чөнки тиз арада карар кабул итәргә кирәк», - дип шәрехләде кабул итү бүлеге табиблары.
Рөстәм Миңнехановка пациентлар тарихы булган күләмле папкаларны күрсәттеләр, хәзер барлык мәгълүматны компьютерда сакларга мөмкин. Бөтен Республика клиник хастаханәсендә тулысынча автоматлаштырылган 1355 эш урыны оештырылган.
Аннары Рөстәм Миңнеханов күп функцияле медицина посты эше белән танышты.
Тәкъдир итү барышында шулай ук видеоролик күрсәтелде, ул цифрлаштыруга кадәр эшнең ничек оештырылганын һәм хәзер ничек барганын күрсәтте. Төп аерма - клиника цифрлы форматта эшли. Проектның максаты - пациентның иминлеге, табибларның эш нәтиҗәлелеген күтәрү, резервларны азат итү өчен эчке ресурслар эзләү. Республика клиник хастаханәсен цифрлаштыру процессына Татарстан җитештерүчеләре, аерым алганда, ICL-КПО ВС компаниясе җәлеп ителде.
Проектны гамәлгә кертү кысаларында HIMSS стандартларының 349 таләпләре үтәлгән. 5 меңнән артык тренинг үткәрелгән, 1355 компьютер алмаштырылган, 500 вай-фай ноктасы оештырылган. Клиникада бәйсез интернет эшли.
Республика клиник хастаханәсендә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР Цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин, ТР Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм башкалар катнашты.