Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Фәйсал Абдулла Әл Рауәс белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов халыкара форумны уздыруның әһәмиятен билгеләп үтте һәм республиканың Россия белән ислам дөньясы арасындагы багланышларда төп роль уйнавын ассызыклады.
Республика Рәисе шулай ук Татарстанның ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча илнең сынау төбәге итеп сайлануын ассызыклады. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча партнерлык финанславы килешүләре күләме 2 миллиард сумнан артып киткән.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән даими диалог турында сөйләде, аның ярдәмендә ел саен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы үткәрелә. Республика Рәисе Фәйсал Абдулла Әл Рауәсны һәм аның партнерларын май аенда узачак 17 нче форумда хөрмәтле кунаклар итеп чакырды.