Оманга эш сәфәре барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Оман Солтанлыгының Дин эшләре һәм вакыфлар министры шәех Мөхәммәд бән Сәид Әл Мәмәри белән очрашты.
"Татарстан - мөселман дөньясының иң төньяк өлеше. Россиянең күп милләтле төбәге буларак, исламның толерантлык һәм рухи бердәмлек кыйммәтләрен тирән хөрмәт итә. Бездә гасырлар буе мөселманнар, христианнар һәм башка конфессияләр гармониядә яши», - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
Аерым алганда, ул Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән барлыкка килгән Россиядә бердәнбер Болгар ислам академиясе турында сөйләде.
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча зур эш алып барыла, аны ил җитәкчелеге кушуы буенча мин җитәклим. Бу ислам илләрендә абруйлы һәм йогынтылы булган иҗтимагый-сәяси эшлеклеләр, эшлекле даирәләр, фәнни җәмәгатьчелек һәм руханилар дәрәҗәсендә консультацияләр өчен мәйданчык", - дип билгеләп үтте ТР Рәисе. Ул ассызыклаганча, республикада милләтара һәм динара тынычлык һәм татулык – үсешнең нигезе.
Рөстәм Миңнеханов министрның Татарстанга визиты йомгаклары буенча Диннәр һәм вакыфлар эшләре министрлыгы белән хезмәттәшлек буенча «юл картасы» формалаштыру эше башланды, моннан тыш, эшче төркем төзелде, дип хәбәр итте. Татарстан министрлык белән Татарстан имамнары өчен гарәп теле буенча курслар оештыру, Оман Солтанлыгында һәм Татарстан Республикасында уздырыла торган халыкара һәм фәнни чараларда катнашу, шулай ук кулъязма Казан Коръәнен тикшерү һәм экспертлар белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча изге Коръән басмаларын тикшерү буенча Оман комиссиясе белән хезмәттәшлек итү өлешендә кызыксынуын ассызыклады.
Оман Солтанлыгының Дин эшләре һәм вакыфлар министры ассызыклаганча, Рөстәм Миңнехановның визиты - Казандагы очрашу вакытында башланган диалогның дәвамы.
"Оманга килүегез өчен рәхмәт. Без сезне сәламләвебезгә шатбыз. Безнең эш төркеме Татарстандагы хезмәттәшләребез белән даими элемтәдә тора», - дип билгеләде ул.
Шәех Мөхәммәд бән Сәид Әл Мәмәри кыскача гына министрлыгының бурычлары турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Солтанлыкта бүген 18 мең мәчет һәм 75 чиркәү эшли.