Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүе көне белән котлады

02.02.2026

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы, кадерле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Сталинград сугышында немец гаскәрләрен тар-мар итү көне - илебездә хәрби дан көне белән котлыйм!

Бу - Бөек Ватан сугышының иң бөек һәм борылышлы сугышларының берсендә күптән көтелгән Җиңүнең зур шатлыгы һәм кире кайтарып булмаслык югалтулар турында җан әрнүе бергә кушылган үзенчәлекле көн.

Сталинград сугышы 1943 елның 2 февралендә тәмамлана. Бу вакыт бездән ерак киткән саен, без халкыбызның батырлыгының бөеклеген шулкадәр ныграк аңлыйбыз, ул гасырлар узгач та какшамас батырлык, ныклык һәм каһарманлыкның якты символы булачак.

Геройларыбызның фидакарьлеге, батырлыгы һәм гаҗәеп рухи көче дөнья тарихына мәңгелеккә язылган. Безнең изге бурычыбыз - хәтеребезне саклап калу һәм буыннан-буынга халыкның бөек батырлыгы, аның каһарманлыгы һәм Ватанга фидакарь хезмәте турындагы хакыйкатьне тапшыру.

Хөрмәтле сугыш ветераннары, Сталинградны саклаучылар, тыл хезмәтчәннәре! Сезнең батырлыгыгыз беркайчан да онытылмаячак. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә күңел җылылыгы һәм уңайлык, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз янында иминлек телим!

Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.