Рөстәм Миңнеханов Оман Солтанлыгының Икътисадый һәм ирекле зоналар генераль идарәсе башлыгы Кайс бән Мөхәммәд Әл Йосыф белән очрашты

02.02.2026

Халыкара форум кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Солтанлыгының Икътисадый һәм ирекле зоналар генераль идарәсе башлыгы, Оманның элеккеге Сәүдә, сәнәгать һәм инвестицияләр министры Кайс бән Мөхәммәд Әл Йосыф белән очрашты.

Кайс бән Мөхәммәд Әл Йосыф республика Рәисенә визиты һәм Татарстаннан килгән делегация өчен рәхмәт белдерде. Очрашу барышында Миңнеханов республиканың махсус икътисадый зоналары эше турында сөйләде һәм хезмәттәшлеккә чакырды.

Ул форумда катнашучыларга, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнашып, Татарстанның потенциалы белән танышырга тәкъдим итте.

Әңгәмәдәш Татарстанга бик теләп киләчәген һәм хезмәттәшлек белән кызыксынуын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, әлеге форум белән ул таныш, Россия Президенты Владимир Путинның чарага ярдәм итүен белә һәм Рөстәм Миңнехановның эшлекле абруен югары бәяли, аны сүзендә нык торучы һәм нык ихтыярлы кеше дип атый.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.