Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы сәүдә министры урынбасары Сезаи Учармак белән очрашу уздырды. Төркия быел Оманда уза торган форумның партнер-иле булып тора.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан гадәттәгечә Төркия белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә һәм республиканы ике дәүләт арасында нәтиҗәле бәйләүче звено буларак карый.
Ул хәбәр иткәнчә, узган елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 3 млрд доллардан артып киткән. Шул ук вакытта яклар хезмәттәшлек потенциалы әлегә тулысынча тормышка ашырылмаган дигән фикергә килделәр.
Республика Рәисе Төркия компанияләренең Татарстан территориясендә гамәлгә ашыра торган төп проектлары турында искә төшерде һәм киләчәктә дә үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерергә әзер булуын белдерде.
Сезаи Учармак Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Казанның Төркия өчен аерым ролен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Татарстан Россия белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтергә ярдәм итә, ә Төркия компанияләре, Россиягә инвестицияләр кертү мөмкинлеген карап, беренче чиратта нәкъ менә республикага игътибар итә.
Шулай ук Сәүдә министры урынбасары хәбәр иткәнчә, быел Төркия Республикасын KazanForum да зур делегация тәкъдим итәчәк.