Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районында эш сәфәрендә

15.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районында эш сәфәрендә.

Төп максаты - Чирмешән муниципаль район Советының «2022 елда Чирмешән муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар турында» утырышында катнашу.

Утырыш башланганчы Татарстан Республикасы Рәисе «Хан Су» минераль су җитештерү цехында булды. Предприятие эшләтеп җибәрүгә әзерләнә, хәзерге вакытта җайланмаларны көйләү һәм суны сынап карау бара.

Рөстәм Миңнехановка су тутыру линиясен күрсәттеләр, җитештерү технологияләре турында сөйләделәр. Элегрәк җитештерүчеләр Слобода ятмасының файдалы казылмалар минераль дәвалау-ашханә сулары ятмаларын ачу фактын билгеләү турында таныклык алган иде. Линия сәгатенә 2,5 мең ярты литрлы шешә һәм 2 мең бер литрлы шешә тутырырга сәләтле.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.