Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Россети» ГАҖ генераль директоры Андрей Рюмин электр энергетикасы өлкәсендә норматив-хокукый актларны камилләштерү буенча уртак тәкъдимнәрне тикшерделәр.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Яклар энергетика тармагының технологик суверенитетын тәэмин итү буенча хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен карадылар. Электр челтәре объектларына хезмәт күрсәтү һәм төзү өчен заманча җайланмалар, автоматлаштыру, кабель продукциясе һәм металл конструкция өлкәсендәге махсус техника һәм хәл ителешләр китерүче Татарстан Республикасы предприятиеләренең роле зур, дип билгеләп үтелде.
«Татарстан – Россиянең алдынгы һәм сәнәгать үсеш алган төбәкләренең берсе. Бездә илнең иң зур энергия системаларының берсе эшли. «Сетевая компания белән «Россети» ГАҖ арасында технологик мәгълүмат алмашу, җайланмалар һәм авария запасларын комплектлау, авария хәлендәге очраклапны кисәтү һәм бетерү механизмнарын камилләштерү юнәлешләре буенча хезмәттәшлек җайга салынган инде. Бүген, санкция чикләүләре шартларында, электр челтәре җайланмаларын һәм технологияләрен импортлау энергетикада өстенлекле мәсьәлә булды. Татарстанда электротехник продукция һәм генерация өчен җайланмалар җитештерү өлкәләрендә компетенцияләр бар. Хәзер безгә импортны үзебезнең җитештерүгә алмаштыру өчен үзара хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Без Татарстан белән хезмәттәшлек итү, челтәр комплексын үстерү буенча уртак тәкъдимнәр эшләү белән кызыксынабыз. Тармакның технологик суверенитетын тәэмин итү дә актуаль проблема. Республикада энергетика ихтыяҗлары өчен югары технологияле продукция чыгаручы күп санлы предприятиеләр эшли. Төбәк җитәкчелеге сәнәгать секторы үсешенә аерым игътибар бирә» бу җитештерүләр үсешенә этәргеч бирә», - дип ассызыклады Андрей Рюмин.
Очрашу ахырында «Россети» ГАҖ һәм «Сетевая компания» АҖ - Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче Россиянең иң эре территориаль челтәр оешмаларының берсе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.