Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елына старт бирде.
Тантаналы чара Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында узды.
Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов КФУның ИФМК эше белән танышты, югары уку йортының уку аудиторияләрендә булды. Аерым алганда, ул Цифрлы белем бирү ресурсы тәкъдим ителгән «Дулкын» студиясен карады, «Филология. Гамәли филология: Татар теле һәм әдәбияты, журналистика» һәм «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр. Копирайтинг и бренд-коммуникацияләр» юнәлешләре буенча укучы студентларның, шулай ук биредә КФУның ИФМК галимнәренең монографияләре, дәреслекләре, хезмәт җыентыклары күргәзмәсе оештырылган иде.
Югары уку йортында шулай ук «Ана теле» онлайн-мәктәбе, «Ашыгыч лингвистик ярдәм» проекты, «Текст аналитикасы» һәм «Нейрокогнитив тикшеренүләр» лабораторияләре, рус телен үстерү һәм алга этәрү проекты, «Яңа педагогик класс» проекты презентацияләре булды.
Тантаналы чара кысаларында катнашучыларга Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов (видеоязма) сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Рәис Рөстәм Миңнеханов, аудитория алдында чыгыш ясаганда, искә төшергәнчә, Россия Президенты Владимир Владимирович Путин 2023 елны Педагог һәм остаз елы дип игълан итте.
«Бу, әлбәттә, укытучыларның югары статусын һәм сезнең эшнең мөһимлеген күрсәтә. Сезнең һөнәр – иң мәртәбәле, олы хөрмәткә лаек хезмәт, чөнки сез киләчәгебезгә нигез саласыз», - дип ассызыклады ул.
«Безнең һәрберебезнең тормышыбызда аерым роль уйнаган укытучысы, остазы бар. Без аларның һәрберсе турында һәрвакыт җылы хисләр белән искә алабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу залда үз һөнәрләренең иң яхшылары: халык укытучылары, М.И. Мәхмүтов исемендәге премия лауреатлары, педагогика династияләр вәкилләре катнаша. Сезнең барыгызга да белемегез, тәҗрибәгез һәм зирәклегегез өчен рәхмәт белдерәсем килә».
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанда укытучы һөнәре сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күтәрелсен өчен барысын да эшлиләр.
«Яңа белем бирү технологияләре, һичшиксез, укытучыларның эш шартларын яхшырта, аларны һөнәри һәм иҗади тормышка ашыру мөмкинлекләрен киңәйтә. Төп мәсьәлә булып белем бирү сыйфаты кала - бу безнең өстенлегебез. Шул ук вакытта үсеп килүче буында патриотлык, гражданлык хисе тәрбияләү, республикабыз һәм илебез өчен традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру мөһим», - диде ТР Рәисе.
«Быел без фәнгә, аеруча югары мәктәптә зур игътибар бирергә тиеш. Югары уку йортлары - фәнни тикшеренүләрдә тигез хокуклы катнашучылар, алар үзләренең югары технологияле проектларын булдыралар. Бу яңа мөмкинлекләр дә, яңа идеяләр дә, яшь буынны инновацион үсешкә актив кертү дә», - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яшь галимнәр - Россиянең тиз техник яңартылуына өмет.
«Без, һичшиксез, аларның нәтиҗәле эшләве өчен уңайлы шартлар тудыруны дәвам итәчәкбез. Безнең һичшиксез өстенлегебез - талантларга, сәләтлеләргә, иҗади интеллектуаль хезмәткә сакчыл караш. Бу, һичшиксез, нәтиҗә китерер дип ышанам», - дип йомгаклады ул.
Рөстәм Миңнеханов барлык педагогларга һәм остазларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Педагог һәм остаз елы сезнең өчен уңышлы һәм мул булсын! Һәммәгезгә дә сәламәтлек, иминлек, иҗади уңышлар, зур җиңүләр телим», - диде ул.
Аннары Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. Татарстан Республикасы Медале
«Фидакарь хезмәт өчен» медальләренә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Гүзәлия Гыйләҗ кызы Ибәтуллина, Югары чит телләр һәм тәрҗемә мәктәбенең «Казан (Идел буе) федеральный университеты» Халыкара мөнәсәбәтләр институның теория һәм практика кафедрасы профессоры-консультанты Фаина Лазаревна Ратнер лаек булды. Шулай ук «ТАССРның 100 еллыгы» медальләре, «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» мактаулы исемнәре, Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды, барлыгы мәгариф өлкәсенең унбер хезмәткәренә бүләкләр тапшырылды.