15 февраль - Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне

15.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин барысын да Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән котлады. Россиядә бу көн 15 февральдә билгеләп үтелә.

«15 февральдә илебез Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен билгеләп үтә. Бу көнне без төрле елларда хезмәт бурычлары буенча Ватаныбыздан читтә хәрби конфликтларны җайга салуда катнашкан барлык гражданнарга тирән хөрмәт күрсәтәбез, - диелә Рөстәм Нигъмәтуллин исеменнән язылган текстта. - Сугышчы-интернационалистлар Бөек Ватан сугышы вакытында немец-фашист гаскәрләрен җиңгән ата-бабаларының каһарман үткәннәренә лаек булуларын фидакарьлек һәм ныклык белән исбатладылар. Ватанга хезмәт итүдәге бурычларны үтәү үрнәге буларак, алар хәрби батырлык, профессиональлек һәм үзара ярдәм күрсәттеләр.

Хәрби бурыч үтәгәндә кайнар нокталарда 25 мең кеше һәлак булды. Без бу кораллы каршылыкларда туганнарын, якыннарын һәм тугры юлдашларын югалткан кешеләрнең кайгы-хәсрәтләрен уртаклашабыз. Ватан өчен һәлак булганнарның барысына да якты истәлек, исән-сау әйләнеп кайтучыларга хөрмәт һәм дан!

Сугышчы-интернационалистларның уникаль тәҗрибәсе безнең көннәрдә дә кирәк – Кораллы Көчләрдә һәм хокук тәртибе органнарында, дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларда, шул исәптән яшьләрне патриотик һәм Ватанга риясыз хезмәт итү рухында тәрбияләү буенча җаваплы эштә.

Бу истәлекле көнне Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән татарстанлыларны чын күңелдән котлыйм. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим».


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.