Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое И.Н. Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат мәктәбендә булды.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районына эш сәфәрендә.
Кадетлар интернат мәктәбендә Рөстәм Миңнехановка экскурсия үткәрделәр, уку йортын үстерү планнары турында сөйләделәр.
Чирмешән кадетлар интернат мәктәбе 2008 елда Чирмешән ПУ-106 базасында оештырыла. 2014 елның сентябрендә мәктәпкә Советлар Союзы Герое Иван Никитич Конев исеме бирелә.
Кадетларның яшәү географиясе Татарстан Республикасының 10 районын, шулай ук Самара өлкәсен һәм Удмуртия Республикасын үз эченә ала. Интернат мәктәп укучыларының күпчелеге - аз керемле гаиләләрдән, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдән булган балалар. Бүген мәктәптә җиде сыйныфта 153 укучы белем ала. 14 ел эшләү дәверендә Чирмешән кадетлар интернат мәктәбе 433 укучыны чыгарган.Мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе хәзерге вакытта илнең хәрби училищеларында белем алган һәм белем ала.
Кадетларны һәм укытучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген кадетлар мәктәпләре республиканың мәгариф системасында аерым урын алып тора. "Монда Ватаныбызның чын патриотлары һәм булачак Ватанны саклаучылар тәрбияләнә", - диде ул.
"Безнең очрашуның Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнендә узуы символик мәгънәгә ия", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Чирмешән районы балалары, шул исәптән Чирмешән кадетлар мәктәбендә тәрбияләнүчеләр барлыгын ассызыклады.