Рөстәм Миңнеханов: Ватанны саклаучылар көне бәйрәме Ватанга тугрылык һәм хезмәт итү символына әверелде

22.02.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантана Казанның Салих Сәйдәш  исемендәге Зур концертлар залында узды.Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Хәрби хезмәткәрләргә һәм ветераннарга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көне бәйрәменең Ватанга тугрылык һәм хезмәт итү символына әверелүен билгеләп үтте. «Сезнең авыр, тормыш өчен куркыныч булган, солдат хезмәтегез өчен сезгә баш иябез. Сез - үз илегезгә карата чын һәм чиксез мәхәббәтнең дәлиле. Безнең армия һәрвакыт үз чикләрен ышанычлы саклады. Бу көнне буыннарның өзлексез бәйләнеше аеруча нык сизелә. Без бабаларыбызның һәм әтиләребезнең батырлыкларын хәтеребездә кадерләп саклыйбыз. Хәрби хезмәткәрләр һәм граждан белгечләре үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм милләтара низагларны җайга салу һәм тынычлык урнаштыру миссияләре барышында Ватан мәнфәгатьләрен якладылар», - диде ТР Рәисе.

Ул ассызыклаганча, бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар Ватанны неонацистлар агрессиясеннән яклауга намус һәм горурлык белән бастылар. Рөстәм Миңнеханов бүген илебез иминлеге сагында торучыларга, хәрби һәм гражданлык бурычларын үтәүчеләргә рәхмәт белдерде.  «Без үз халкын яклап сугышта һәлак булганнарның барысын да хөрмәт итәбез һәм алар турында истәлекләрне күңелләребездә саклыйбыз», - дип билгеләп үтте республика Рәисе, шуннан соң һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүгенге көндә үсеп килүче буынны рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбияләү төп өстенлекләрнең берсе булып тора, шул исәптән ата-бабаларыбызның бөек җиңүләренә һәм казанышларына таянып. Бу мәсьәләдә иҗтимагый оешмалар һәм яшьләр хәрәкәтләре көрәштәшләр булып тора.

«Бүген безнең алда торган мөһим бурыч  -Ватан Геройлары истәлеген мәңгеләштерү. Узган ел Советлар Союзы һәм Россия Федерациясенең легендар геройлары: Борис Кириллович Кузнецов, Гани Бәккин  улы Сафиуллин, Мәгүбә Хөсәен кызы Сыртланова, Рәфәгать Мәхмүт улы Хәбибуллинга бюстлар һәм мемориаль такталар урнаштырылды. Бүген без Украинада батырлык, каһарманлык күрсәткән махсус хәрби операциядә катнашучыларның истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар күрергә тиеш. Бу эшне Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты белән тыгыз элемтәдә башкарырга кирәк», - дип өстәде  Татарстан Рәисе.

Ул шулай ук бүген иртән Казан югары танк команда училищесы территориясендә Россия Геройлары – училищены тәмамлаучылар бюстлары ачылуын искәртте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.