Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русьның Изге Патриархы Кирилл белән очрашты.
Әңгәмә Патриарх һәм Синодаль резиденциядә узды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанга игътибар өчен рәхмәт белдерде һәм республика җитәкчелегенең барлык диннәрне дә үзара хөрмәт итүнең аерым принцибын тотуын билгеләп үтте.
Үз чиратында, Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасында чиркәү тормышын үстерүгә, төбәктәге мөселманнар һәм православие христианнары арасында динара килешүне һәм нәтиҗәле диалогны тәэмин итүгә һәрвакыт игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.
«Сезнең ролегез Татарстанда тынычлык һәм иминлек булуда бик зур. Сез бик зирәк кеше.
Үз халкыгызны, мөселманнарны һәм православие динен яхшы беләсез», - дип билгеләп үтте Патриарх.
Очрашу барышында Татарстанда чиркәү-дәүләт мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләре каралды.
Очрашуда шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнашты.