Бүген, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Казан югары танк команда училищесы территориясендә Россия Геройлары - училищены тәмамлаучылар бюстлары ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Училище Геройлары аллеясында барлыгы 11 яңа бюст барлыкка килде: генерал-майор М. М. Шәйморатов, генерал-майор Р.А. Шадрин, өлкән лейтенант И. Н. Ахпашев, өлкән лейтенант В.Н. Горин, майор С.В. Кустов, кече лейтенант К.В. Ситкин, майор Т.О. Мусалаев, өлкән лейтенант М.И. Михайлов, өлкән лейтенант И.Л. Насыйбуллин, өлкән лейтенант Д.Э. Шәймәрданов, майор С.А. Панов.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 23 февраль алдыннан республикада гадәттәгечә Ватанны саклаучыларны хөрмәтлиләр һәм Ватан геройларын искә алалар. «Танкист сугышчылар, безнең геройлар бюстларын ачу тантанасында Ватанны яклау буенча хәрби бурычларын үз гомерләре бәрабәренә үтәгән һәркемне сәламләргә шатмын. Без егетләребезгә, аларның эшләренә һәм хәрби конфликтлар, террорчылык операцияләре, махсус хәрби операция барышында кылынган батырлыкларына тиешле бәя бирәбез. Аларның исемнәре мәңгегә үлемсез дан, батырлык һәм каһарманлык китабына кертелгән», - диде ТР Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция уздыру шартларында Ватанны саклаучылар көне тагын да зуррак әһәмияткә ия: «Илебез катлаулы чакырулар белән очрашса да, без бергәләп әлеге авырлыкларны җиңәчәкбез. Илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин, безнең сугышчылар тирәсендә тупланып, без бөтен дөньяга суверенитетны һәм үз гражданнарыбызны якларга сәләтле икәнебезне күрсәтәбез. Безне сындырып булмый! Җиңү безнеке булачак!».
Рөстәм Миңнеханов геройларның туганнарына тирән кайгы һәм ярдәм сүзләре җиткерде. «Мин сезнең хәсрәтегезне уртаклашам. Сез шуны белергә тиеш: аларның батырлыклары мәңгегә безнең хәтердә калачак, легендар Танк училищесына килгәннәргә гомерен Кораллы көчләр белән бәйләүчеләрнең Ватанга хезмәт итүнең үрнәге булачак. Ышанам, хәзерге һәм киләчәк буын - безнең геройлар кебек - Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы өчен барысын да эшләячәкләр», - дип өстәде республика Рәисе.
Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады. Рөстәм Миңнеханов «Танкист Геройларга» һәйкәленә чәчәкләр салды.