Рөстәм Нигъмәтуллин: Лаеш районы республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә

21.02.2023

Татарстан Республикасының тулаем уңышлы үсеше безнең муниципаль берәмлекләренең иминлегеннән башка мөмкин түгел. Шуңа күрә республика җитәкчелеге урыннардагы эшләрнең торышына, территорияләрне перспективалы үстерү бурычларын гамәлгә ашыруга зур игътибар бирә. Бу турыда бүген Лаеш муниципаль районы Советы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.

Утырыш 2022 елда районның социаль-икътисадый үсешенә һәм 2023 елга бурычларга багышланды.

Төп нотык белән Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов чыгыш ясады.

Рөстәм Нигъмәтуллин ассызыклаганча, Лаеш районы -  республиканың уңышлы үсеп килүче муниципалитетларының берсе. Географик яктан уңайлы урнашу - Казанга якын, шулай ук алга киткән транспорт инфраструктурасы (шул исәптән «Габдулла Тукай исемендәге Казан» халыкара аэропорты), бай табигый ресурслар районның конкурент өстенлекләрен формалаштыра.

Муниципаль берәмлек җитәкчелегенең мөһим бурычы - район, аның барлык халкы файдасына булган территориянең потенциалын нәтиҗәле гамәлгә ашыру.

Рөстәм Нигъмәтуллин кыскача гына республикада эшләрнең торышы турында хәбәр итте. Узган ел Татарстан өчен, бөтен илдәге кебек үк, җиңел булмады һәм ныклыкка җитди сынау булды. Барлык кыенлыкларга да карамастан, республика икътисады узган елда уңай үсеш динамикасын саклап калды. Тулаем төбәк продуктының үсеше -  6%ка (3 трлн 865 млрд. сум); сәнәгать җитештерүе – 6,6% ка (4 трлн 624 млрд. сум); авыл хуҗалыгы продукциясе – 26%ка (333,5 млрд. сум, 5,2 млн. тоннадан артык уңыш җыелган, беренче тапкыр тулаем сөт савып алу 2 млн. тан артып киткән) тәэмин ителгән; төзелеш эшләре күләме - 20%ка (573 млрд сум); инвестицияләр-5,5%ка (850 млрд сум) арткан.

«Татарстан ил Президенты Владимир Путинга, Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Россия Хөкүмәтенә икътисад тармакларына һәм турыдан-туры гражданнарга ярдәм итүнең үз вакытында кабул ителгән һәм колачлы чаралары өчен рәхмәтен белдерә», - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Республикада социаль әһәмияткә ия программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2022 елда республикада илкүләм проектлар, федераль һәм республика программалары кысаларында 122 млрд. сумга 4 271 объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган, шул ук вакытта 3 млн. кв. метрдан артык ишегалды территориясе һәм 66 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән; 740 күп фатирлы йорт капиталь ремонтланган. Юллар төзелешенең рекордлы күләме башкарылган - якынча 205 млрд. сум. Иң колачлысы - Идел аша күпер төзү белән М-12 тиз йөрешле автомобиль юлы проекты, аның 45 км Лаеш районы территориясе буйлап уза. Районда М-12не төбәк юллары белән бәйләүче ике транспорт чишелеше булачак. Автомагистраль буенча хәрәкәтне 2023 ел ахырында ук ачу планлаштырыла, дип искәртте ТР вице-премьеры.

Районның М-12 трассасы янәшәсендәге мәйданчыклар логистика үзәкләрен һәм хабларны, шулай ук юл буе сервисын үстерү өлкәсендә колачлы инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен җәлеп итүчән булачак.

М-12 белән беррәттән республикада М-7 «Волга» трассасы участогы төзелеше - Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен Чулман аша күпер төзү белән урап узу кебек зур проектлар тормышка ашырыла, бу Чаллы өчен М-7 буенча юлны бушатырга мөмкинлек бирәчәк, Алексеевск-Әлмәт участогында Шәле – Баулы автомобиль юллары.

Моннан тыш, «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 170 км төбәк һәм җирле юллар ремонтланган.

Лаеш районы - торак төзелеше өлкәсендә лидерларның берсе, дип ассызыклады Рөстәм Нигъмәтуллин. 2022 елда биредә рекордлы 350 мең квадрат метр торак (Казаннан соң Татарстанда 2 урын) тапшырылган.

«Лаеш төене» (Казан чикләре янында Лаеш районының ирекле территорияләре керә) Казан агломерациясе составында торак төзелешенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора.

«Торакны файдалануга тапшыруның мондый күләмендә Лаеш районы зур инфраструктура һәм социаль йөкләнешкә дучар булды. Бүген яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре, юллар һәм башка тормыш тәэмин итү объектлары бик кирәк», - диде ул.

Инженер инфраструктурасы объектларын төзү мәсьәләләре шул исәптән федераль акчаларны җәлеп итү хисабына да хәл ителәчәк.

Социаль инфраструктураны үстерү өлешендә соңгы елларда Лаеш районында 3 балалар бакчасы һәм 1 мәктәп төзелгән (Усад авылында 500 урынга исәпләнгән күп юнәлешле лицей).

Хәзерге вакытта, шул исәптән район җитәкчелегенең актив позициясе аркасында, проектлауның төрле стадияләрендә 4 балалар бакчасы һәм 4 мәктәп бар.

Лаеш районы республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә. 2022 ел нәтиҗәләре буенча республика муниципаль берәмлекләре рейтингында район 2 нче урынны саклап калды. Районның тулаем территориаль продукты (район бәяләве буенча) 45,5 млрд. сум күләмендә көтелә (республика буенча рейтингта 15 нче урын).

Сәнәгать предприятиеләре 59,5 млрд. сумлык товар төяп җибәргән (6 нчы урын). Сәнәгать җитештерүе индексы 99,6% (ТР буенча 29 нчы урын).

«Казан май комбинаты» АҖ, «АйСиЭл» компанияләр төркеме, «Таткабель заводы» ҖЧҖ һәм районның башка предприятиеләре район икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә.

Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, бүген ул «Дорхан Казан» ҖЧҖ блок-контейнерлардан модульле биналар җитештерүне киңәйтү планнары белән танышкан, Таткабель заводының кабель-үткәргеч продукциясен җитештерүдә булган. Компанияләрнең җитди инвестицион программалары, җитештерүләрне арттыру планнары бар, бу район сәнәгате үсешенә өстәмә этәргеч бирәчәк.

«Казан Габдулла Тукай ис. халыкара аэропорты 2022 елда беренче тапкыр 4 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәткән» күргәзмәсе ачылды.

2022 елда аэропортның 2050 елга кадәр яңа терминаллар төзү, техник хезмәт күрсәтү ангары, пассажир перронын киңәйтү һәм аңа бәйле инфраструктураны яңартуны күздә тоткан мастер-планы кабул ителгән.

Район икътисадында агросәнәгать комплексы зур роль уйный, дип искәртте Рөстәм Нигъмәтуллин. 2022 ел нәтиҗәләре буенча республиканың агросәнәгать комплексы рейтингында Лаеш районы 10 нчы урынны били. Узган ел районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 7 млрд 679,2 млн сумлык продукция җитештергән (үсеш 107%). Районның гына түгел, республиканың да агрокомплексына «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Державинская» кошчылык фабрикасы, «Нармонка»агрофирмасы зур өлеш кертә.

Район агросәнәгать комплексының уңай нәтиҗәләренә карамастан, кайбер юнәлешләр буенча муниципалитет потенциалы тормышка ашмый кала. Шулай итеп, терлекчелек өлкәсендәге вәзгыятьне төзәтеп булмый әле. Сөт җитештерү күләме кимү дәвам итә. Район буенча тәүлеклек гомуми савым 26 тонна гына тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча Лаеш районы республикада 38 нче урында (тәүлеклек савым буенча бер сыердан 26 нчы урында).

Җирле администрация һәм АСК предприятиеләре ягыннан сөт терлекчелегенең интенсивлыгын арттыру буенча нәтиҗәле адымнар ясарга кирәк, дип искәртте Рөстәм Нигъмәтуллин.

Авыл үсешендә кече хуҗалык рәвешләре  мөһим роль уйный. Бу юнәлеш буенча рейтингта Лаеш районы 19 нчы урынны били.

Бизнес үсешенә туризм өлкәсе яхшы ярдәм булып тора. Узган ел республикада тармак күрсәткечләре ковидка кадәрге күрсәткечләргә әйләнеп кайтты. Лаеш районы туризм үсеше күзлегеннән потенциаль кызыксыну уята торган тарихына, архитектура объектларына һәм табигый ресурсларга бай. Хәзерге вакытта «Туризм.РФ» дәүләт корпорациясе ярдәмендә «Лаеш» күп функцияле курортын үстерү мастер-планы эшләнә

Гражданнар керемнәренең төп өлеше - хезмәт хакы. Узган елның 11 аенда республика буенча уртача айлык хезмәт хакы (2022 елның гыйнвар-ноябрь айлары өчен) 50 456,2 сум, Лаеш районы буенча – 71 052,4 сум (ТР буенча 2 нче урын) тәшкил итте. Бу бик лаеклы дәрәҗә. Әмма районда хезмәт хакының югары дәрәҗәсе, барыннан да элек, шәһәр яны, эре предприятиеләр хисабына формалашуын ачыкларга кирәк.

Лаешлыларның күпчелегенең керемнәре күпкә түбән. Районда яшәүче 4 меңнән артык кешенең керемнәре хәтта яшәү минимумы күләменнән дә түбәнрәк .

Район җитәкчелегенә, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән берлектә, гражданнарның керемнәрен арттыру буенча максатчан эшне дәвам итәргә кирәк. Аз керемле һәм күп балалы гаиләләр аерым игътибар зонасында булырга тиеш.

2023 елның истәлекле вакыйгасы - Россиянең иң танылган православие дини уку йортларының берсе булган Казан руханилар семинариясенең 300 еллыгын бәйрәм итү булачак. Колачлы форматта «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумы узачак, ул 18-19 майда «Казан-Экспо» күргәзмә комплексында (район территориясендә урнашкан) узачак.

Лаеш районында ел саен бөтен республикадан һәм Россия төбәкләреннән халык һөнәрчелеге осталарын, халык башкаручыларын һәм этнографик ансамбльләрне җыя торган «Каравон» рус халык бәйрәме илнең матди булмаган мәдәни мирасын саклауга лаеклы өлеш кертә.

Район өчен мөһим чараларның берсе - Лаешта уза торган «Державин укулары» бөтенроссия шигърият фестивале. 2023 елда бөек рус шагыйре һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинга 280 яшь тула. Киләсе юбилей чаралары югары дәрәҗәдә узар дип көтелә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.