Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль Собраниегә Юлламасын игълан итү тантанасында катнаша.
Юллама Мәскәүнең Гостиный дворында яңгыраячак һәм традицион рәвештә 12.00 сәгатьтә башлана.
Гадәттәгечә, чарага Россия Хөкүмәте әгъзалары, депутатлар һәм сенаторлар, илнең барлык төбәкләре губернаторлары, җәмәгать эшлеклеләре, ММЧ вәкилләре чакырыла. Быел махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр дә булачак.
Президент Юлламасы илнең үсеш векторын билгели һәм кагыйдә буларак законнар һәм указлар нигезенә әверелә.
Быел чакырылучылар өчен урыннар саны мең ярымга кадәр арттырылган.
Владимир Путин махсус хәрби операциягә, халыкара ситуациягә бәя бирер, шулай ук Россиянең социаль һәм икътисадый мәсьәләләренә игътибар итәр дип көтелә.
Юлламаның стенограммасы kremlin.ru - http://www.kremlin.ru/events/president/news/70565 басылып чыгачак