Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Горький исемендәге Зеленодольск заводында булды, анда «Метеор» су асты канатларында ике тиз йөрешле пассажир судносына һәм водород ягулыгында йөрү-экскурсия судносына нигез салу тантанасында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан су ресурсларына бай. Республиканың су фонды аның барлык мәйданының якынча 6,5%ын тәшкил итә. Төп су артерияләре - федераль әһәмияттәге су объектлары статусына ия булган Идел, Кама, Нократ елгалары. Татарстанда эчке су юлларының озынлыгы 1 мең км. дан артып китә. «Елгалар республиканың логистика, туризмһәм рекреацион потенциалын формалаштыра. Безнең бурыч - аны тулысынча елга флотын киңәйтү хисабына тормышка ашыру», - диде ТР Рәисе.
Ул ассызыклаганча, яңа «Метеорлар» куркынычсызлык, йөрү запасы, экипаж һәм пассажирлар өчен уңайлыклар, шулай ук тизлек ягыннан барлык заманча таләпләргә тулысынча җавап бирә. «Без, тиз йөрешле флотны киңәйтеп, туристлар агымын арттырабыз, зур шәһәрләрне һәм республиканың башка торак пунктларын тизйөрешле елга магистральләре белән тоташтырабыз, юл челтәренә сезонлы йөкләнешне киметәбез», - диде республика Рәисе.
Завод эшчеләре инициативасы буенча яңа «Метеорларга» Совет Советлар Союзы Геройлары - Михаил Девятаев һәм Муса Җәлил исемнәре биреләчәк.
Рөстәм Миңнеханов водород ягулыгындагы яңа судноны мөһим проект дип атады. Аның сүзләренчә, әлеге проект альтернатив ягулык төрләрендә суднолар линейкасын киңәйтергә, мегаполислар экологиясен яхшыртырга һәм техниканы экономияләргә мөмкинлек бирәчәк. «Үз характеристикалары аркасында мондый суднолар елгадагы теләсә кайсы шәһәрнең туризм экосистемасының алыштыргысыз элементы булырга тиеш», - дип саный ТР Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Горький исемендәге завод граждан билгеләнешендәге суднолар чыгару белән бер үк вакытта дәүләт оборона заказын уңышлы үти. «Бүген Зеленодольск кораблары Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның илебез чикләрен яклау бурычларын гамәлгә ашыра. Завод коллективына киләчәктә дә уңышлар телим», - дип өстәде Рәис Татарстан һәм берничә бүләк тапшырды.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Зеленодольск суднолар төзү заводы җитәкчелеге катнашты.