Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл белән очрашты

01.03.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының төп дини конфессияләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Очрашуда шулай ук ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Диннәр арасындагы багланышлар, башка актуаль темалар каралды.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы мөфтие, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котладылар.

Камил Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде һәм Рөстәм Миңнехановка ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең югары бүләген - Мәрҗани орденын тапшырды.

Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл Татарстан Рәисенә шамаил тапшырды, шулай ук дини һәм милли традицияләрне саклап калулары өчен рәхмәт белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.