ТР Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы онлайн трансляцияләнәчәк

28.02.2023

Иртәгә, 1 мартта, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы була. Төп тема - ведомствоның 2022 елгы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлары. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында утырышны онлайн-трансляцияләү оештырылачак.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.

Трансляция 2023 елның 1 мартында 14: 30 сәгатьтә башлана

Трансляцияне Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтының төп битендәге сылтама буенча карарга мөмкин булачак - https://prav.tatarstan.ru/


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.